Рамил хәзрәт Бикбаев: «Кадере узгач беленә»

Вакыт – без кадерен белмәгән иң кадерле байлык ул. Билгеле, хәзерге заман кешесенең бар нәрсәгә дә өлгерәсе, җитешәсе, вакытны мөмкин кадәр файдалырак итеп кулланасы килә. Көндәлек эшләрдән тыш, Аллаһны искә алып, аңа гыйбадәт кылу турында да истән чыгарырга ярамый.

Ислам динендә вакыт төшенчәсенә нинди аңлатма бирелә? Аллаһы Тәгалә вакыттан ничек файдаланырга куша?

Бу һәм башка сорауларга җавап табу өчен, Балтач авылының Үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаевка мөрәҗәгать иттек.

Исламда «вакыт» төшенчәсе турында ни диелә?

– Вакытка иң төп аңлатма булып «Гасыр» сүрәсе тора: «Замана, дәвер, кич, икенде намазы, гасыр белән ант итеп әйтәмен ки. Дөреслектә, адәм баласы хәсрәттәдер, кадерле гомерен дөнья өчен генә әрәм итеп зур зарарлануда, кимчелектәдер». Гомумән, «гасыр» «гасыйр» дигән сүздән алынган. Ул сок мәгънәсендә кулланыла. Сок ничек ясала? Соңгы тамчысына кадәр сыгып. Сок күп буламы? Юк. Димәк, вакыт та бик кадерле, бик кыйммәтле нәрсә. Вакытны кире кайтарып булмый.

– Аллаһы Тәгалә вакыттан ничек файдаланырга куша?

– Аллаһы Тәгалә безгә нәрсәне дә булса фарыз һәм нәрсәне дә булса хәрам кыла икән, димәк безнең өчен болар – әһәмият бирергә тиешле гамәлләр. Фарыз кылганнарын карасак, иң олысы – биш вакыт намаз. Намазга син таң беленгәннән алып кояш чыкканчы торасың. Бу – иң продуктив, бәрәкәтле вакыт. Өйлә вакыты – кояш иң югары ноктага җиткән вакыт. Икенде – ул инде кояш баер алдыннан Аллаһны искә алу мизгеле. Кояш баегач, ястү укыйсың. Намаз – вакытыбызны көйли торган бердәнбер регулятор. Кеше көнгә биш вакыт намаз укый икән, аның инде вакыты, билгеле бер кысаларга кереп, тәртипкә салынган була.

Рамазан уразасын карыйк. Анда да без вакытны дөрес итеп файдаланырга өйрәнәбез. Әйтик, син кояш баегач, инде нәрсә эшләргә кирәген беләсең.

Зәкят гыйбадәтенә килгәндә, Аллаһы Тәгалә безгә: «Намаз укыгыз, зәкят түләгез», – ди. Ул бит, байлар гына түләсен, дими. Димәк, син зәкят түләрлек дәрәҗәдә эшләргә тиеш. Синең бурычың бу. Ягъни намаз вакыты сиңа билгеләнде, син бу вакытта Аллаһ белән элемтәгә керәсең. Димәк, көне-төне мәчеттә генә ятмыйсың инде.

Хаҗ гамәле исә синең гомерлек вакытыңны көйләп куя. Хаҗ гыйбадәте ул – тормышның «перезагрузка»сы. Кайбер галимнәр әле аны йөрәккә туры булмаган массаж дип атый. Төптәнрәк уйласак, хаҗ көннәрендә кылына торган барлык гыйбадәтләргә безнең тормыш сыйган да беткән. Анда үзең өчен җаваплы булырга да өйрәнәсең, тормыш кыйммәтләренә дә тиз төшенәсең.

Намазның төп шарты, күчми, үзгәрешсез кала торган үзлеге нәрсә? Вакыт. Хаҗның вакыты үзгәрәме? Юк. Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне ул. Ягъни без Аллаһ куйган вакытка көйләнәбез.

Әби-бабаларыбыз чорын искә алыйк. Алар дөньяви яктан бик белемле саналмаса да, дини яктан нинди акыллы кешеләр булган! Чөнки алар уразасын тоткан, намазын укыган. Аларның тормышы шул тәртипкә көйләнгән.

– Вакыт тиз уза, күбебез вакытны сизмибез дә бит хәзер…

– Хәдистә: «Вакытны сүкмәгез, дөреслектә, Аллаһ – үзе вакыт», – диелә. Элек без 24 сәгать эчендә Казанга әле барып кайткан гына булсак, бүген исә Казанга барган вакытта ук 40 төрле эшебезне башкарырга өлгерәбез. Ягъни хәзер шушы вакыт кысасында башкара торган эшләр саны артты. Шул сәбәпле безгә вакыт тиз уза кебек тоела. Планлаштырабыз да эшләрбез, өлгерербез кебек. Безгә вакытның тиз узуы түгел, аның эчтәлеге мөһим. Күпләр гаджеттан, замана мөмкинлекләреннән баш тартырга кирәк, ди. Юк! Алардан файдаланырга кирәк. Әмма, әйтүемчә, эчтәлек мөһим.

– Хәзер тайм-менеджмент бик популяр.

– Мөселманча тайм-менеджмент системасы уразага, намазага кайтып кала. Сиңа дедлайн гына куела. Ә дедлайн ул – мәсәлән, ифтар вакыты.

– Замана теле белән әйтсәк, иң нәтиҗәле мөселман сөекле рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.) булган. Ул гыйбадәтен дә онытмаган, тормышын да алып барган, өммәтебезне гыйлемле итү өчен, күп эш башкарган. Безгә аннан үрнәк аласыдыр? Ничек аның кебек вакытны бәрәкәтле итеп уздырырга?

– Ир-ат – дөньяны алып баручы. Эшли, эшли, күңел тула, замана теле белән әйтсәк, «выгорание» килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә дә безгә тынычлану, һава алмаштыру өчен «отпуск» кирәк.

Динебездә исә «отпуск» дигән аерым төшенчә юк. Мөхәммәд (с.г.в.) үрнәгенә килгәндә, «Ул ничек чыдаган икән?» дигән сорау туганы бар үземнең дә. Өйрәнә башлагач, шуңа тап булдым: аның иң яраткан гамәле – төнге намаз. Син Аллаһы Тәгалә белән бу вакытта берүзең генә каласың.

Тагын бер ысул – җәмәгать белән бергә намаз уку. Син бу очракта, киресенчә, кешеләр белән күрешәсең, мохитне алмаштырасың.

Хәдисләрнең берсендә: «Кыямәт көнне Аллаһы Тәгаләнең гарше күләгәсенә 7 төрле кеше лаек булыр. Шуларның берсе – беркем күрмәгәндә Аллаһны зекер итеп, күзеннән яшь аккан кеше», – диелә. Аңлыйсызмы? Безгә – ир-атларга еларга кирәк. Хатын-кызлар алар болай да еш елый. Шулай итеп начар энергетиканы чыгара. Елау дигәндә, сүз зар елау турында түгел, ә киресенчә, шөкер итү турында бара.

Продуктив булу өчен, намаз уку да җитә, дип уйлау дөрес булмас. Рухият тә намазга буйсынырга тиеш. Иң мөһиме шул.

Һәр нәрсәнең – үз вакыты, дибез. Шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә адәм баласына ашыгырга да куша. Тынгысыз кешеләр бар, шул ук вакытта күп нәрсәләрдә ашыкмый торганнары да очрый…

Ашыктыру – нормаль күренеш. Бер мисал. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә: «Баланы 7 яшьтә намазга өйрәтегез. 10 яшьтә укымаса, җәза белән укытыгыз», – диелә. Безгә, аз да түгел, күп тә түгел, билгеле бер вакыт аралыгы күрсәтелгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем өйләнергә мөмкинлеге бар, өйләнегез!» – диде. Бу синең бай йортың, малың булсын дигән сүз түгел. Мөмкинлеге бар дигән сүз ул синең физик яктан өлгерүеңне, тотрыклы кәсептә хезмәт итүеңне, акыл ягыннан җитлеккән булуыңны аңлата. Һәр нәрсә үз вакытында башкарылырга тиеш. Кызганыч, сәгать – 1, 2, 3 дип алга, әмма бит безнең вакытыбыз 3, 2, 1 дип артка бара. Көн артыннан көн үтә. Димәк, без озаклап көтеп торырга, сузарга, тоткарланырга тиеш түгел. Бүген эшли алган эшебезне бүген башкарырга ашыгыйк.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә: «Һәр намазыңны соңгы намаз кебек укы. Кеше кулында булган нәрсәдән өметеңне өз. Үкенерлек сүз сөйләмә», – диелә. Соңгы намаз нәрсәне аңлата? Димәк, һәр мизгел бер генә тапкыр кабатлана. Өметеңне өз дигәне бары тик үзеңә генә таян дигәнне аңлата. Кемнәндер нидер көтмә. Без нәрсә белән мәшгуль, гадәттә? Без кешедән көтәбез, таләп итәбез. Ә бу арада синең кадерле вакытың үтә.

Безгә язган ризык безнең тырышлыкка бәйле түгел. Бу – нәтиҗә. Ә тырышу ул – эшләү. Күпме эшләргә тиешбез, дидек? Зәкят түләрлек дәрәҗәдә. Димәк, безгә шактый эшләргә кирәк дигән сүз. Ислам динендә ял көне бармы? Юк бит. Синең ялың – намаз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) ястүдән соң йоклаган, ә инде таң беленгәндә хезмәттә булган.

Үз вакытында эшләгән эшләр – синең киләчәгеңә инвестиция. Әйтик, вакытында өйләнәсең, балалар тудырасың, аларны иманлы итеп тәрбиялисең. Син үлгәч, алар синең өчен догачы була.

– Замана, тәкъдир, вакыт – алар ничек бәйле?

– Без тормышыбызны Аллаһы Тәгаләнең гыйлеменә – тәкъдиргә – тәңгәл китереп үтәбез. Аллаһы Тәгалә безгә бирелгән гомерне ничек узасыбызны белә инде. Ә кеше исә үзенең киләчәк тормышын корырга ирекле. Аңа моның өчен барлык шартлар бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кеше тәкъдирен дога гына үзгәртә», – ди. Дога нәрсә ул? Ул – ялвару, сорау, хәлеңне үзгәртергә омтылу. Бу инде – проблемаңны аңлау һәм аны чишәргә максат кую. Аллаһы Тәгалә адәм баласының көче җитмәс мәшәкать бирми. Димәк, кешегә нибары төшенкелеккә бирелергә ярамый. Дога кылам һәм тырышам. Аллаһы Тәгалә чишелешен үзе бирәчәк.

 

 

 


Фикер өстәү