Теләге булган һәркем бүген “Татарстанның чиста урманнары” акциясенә кушылды. Лаеш районының Столбище урманчылыгына исә Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, башка оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючылар җыелды. Алар урманны кипкән агач һәм чүп-чардан арындырды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чара «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты ярдәме белән тормышка ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең язгы этабы 22 апрельдә башланды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.