Чаллыда ата кеше эшкә киткән 39 яшьлек улын үле килеш тапкан

Кичә Чаллының җиденче комплекс подъездына ашыгыч ярдәм бригадасы һәм полиция килгән. Аларны эшкә киткән улын подъездда үле килеш тапкан ата кеше чакырткан.

Ир-ат табиблар килгәнче җан биргән. Үлем вакыты — ике-өч сәгать. 39 яшьлек ир-ат сәүдә өлкәсендә эшләгән. Аның тәнендә көчләп үтерү билгеләре ачыкланмаган.

Үлем сәбәпләре ачыклана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү