«Без хәерчеләр түгел!»: чүплектәге ризыклар белән көн күргән кешеләр белән аралаштык

Ел саен илдә яшәүчеләр 18 млн тонна ризыкны чүп чиләгенә ташлый. Төптәнрәк уйласаң, чүп чиләгенә ашалмаган азык-төлек кенә түгел, акча да оча бит. Кайбер статистика мәгълүматларына ышансаң, чүп чиләгенә 1,5 трлн сумлык ризыкны озатабыз икән.

Ә шул ук вакытта Россия халкының 9,3 проценты (ягъни 13,5 млн кеше) очын-очка ялгап яши. Белгечләр әйтүенчә, ташланган азык-төлек берничә дистә миллион кешене ашатырга җитәр иде. Сүз дә юк, азык-төлекне мохтаҗларга бушлай таратырга мөмкин, тик законнар киртә булып тора. «ВТ» хәбәрчесе моның бизнеска ни өчен кулай түгеллеген ачыкларга тырышты, кибетләрдә кирәгеннән артыгын җыймыйча, акчаны янда калдыру ысулларын барлады һәм чүплектәге ризыклар белән көн күрүдән тарсынмаган кешеләр белән аралашты.

«Без хәерчеләр түгел!»

Чүп савытларында азык эзләүче кешеләрне Россиянең һәр шәһәрендә диярлек күрергә мөмкин, бу инде гаҗәпләндерә торган күренеш тә түгел кебек. Әгәр йорт-җирсез калган сукбайлар һәм фәкыйрьләр моны чарасызлыктан эшләсә, фриганнар максатчан рәвештә, исрафлыкка каршы эшли.

Мәскәүдә яшәүче Маша – 2019 елдан бирле фриганлык тарафдары. Моның бернинди дә ояты юк, ди. Әмма, моңа да карамастан, үзе турында артык мәгълүмат белән бүлешергә, йөзен күрсәтергә теләми. Чүплектә казынырга дуслары белән йөри. «Ризык аулау»га Настя исемле иптәше өйрәткән. Үзе алып барган яшәү рәвешен бик җиңел дип атый.

– Мин, мәсәлән, өйдә чүп-чарны аерым җыям, артык бернәрсә дә сатып алмыйм. Хәтта бизәнмим дә. Кием-салым кибетләрендә дә мине күрә алмассыз, – диде кыз. – Шунысы бар: безнең илдә фриганнарны хәерчеләр белән бер рәткә куялар. Без хәерчеләр түгел! Үзебезнең яшәү рәвеше белән без башкаларга дөнья ресурсларының никадәр дөрес кулланылмавын күрсәтергә телибез. Киләсе 10 елда Россиядә һәм дөньяда нәрсәдер үзгәрер, рестораннар ризыкны ташлаудан туктар дип өметләнәм. Аны шул ук көнне хәйрия фондларына яки картлар йортларына бирергә мөмкин бит инде.

Мәскәү чүплекләрендә нәрсәләр тапканы бар соң Машаның? Әйтүенчә, күбрәк кафе тирәсендәге чүп савытларын аулыйлар. Анда әзер ризыкны күп табарга мөмкин. Сэндвич, баллы кабартмалар, хәтта кыйммәтле сый саналган трюфель дә! Моннан тыш зур азык-төлек кибетләренә урнаштырылган чүплекләрдә дә мул уңыш табып була, ди.

– Берсендә бер зур гына кибетнең чүп контейнерыннан 10 кг ризык табып алып кайттым! Нәрсә генә юк иде анда: йогыртлар да, салатлар да, хәтта ролл да! Аларның бит срогы да чыгарга өлгермәгән әле! Минем суыткычымның беркайчан да бу кадәр тулы булганы юк иде, – ди Маша. – Чүп-чар арасында казынганны күреп, акча тәкъдим итүчеләр дә бар. Мин аларга үземнең хәлемне аңлатып, рәхмәт әйтеп, баш тартам. Кешеләрнең битараф булмавы сөендерә дә.

«ВТ» хәбәрчесенең Казанда да фриганнарны күргәне бар. Күптән түгел үзе яшәгән йорт территориясендәге чүп контейнеры янында хәтта. 25–30 яшь арасындагы бер егет иде ул. Беренче карашка, авыр тормыш хәлендә калган, фәкыйрьлек чигенә җиткән дип бәяләп тә булмый.

– Монда чүп контейнерлары бүленгән, ягъни кайсына – каты калдыклар, кайсына пластик салалар. Азык-төлекнекендә шактый күп өй ризыгы табарга мөмкин. Гадәттә, кич яисә иртәнге якта чүплек «аулыйм». Чөнки кешеләр эшкә киткән вакытта чүп ташлый. Бөтен ризыкларны бер пакетка җыеп барам, – дип, пакетын күрсәтеп елмайды ул.

Закон сүзе

Кибет киштәләрендәге куллану вакыты чыккан ризыкларны ничек итеп һәм кая урнаштыру каралган соң? Аларны чүплеккә ташлаганчы, мохтаҗларга, һич югы хайваннарга тарату дөресрәк түгелме? Рестораннарда, ашханәләрдә һәм супермаркетларда артык ризык белән эш итүгә бәйле «Кулланучылар хокукларын яклау», «Азык-төлекнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы» һәм «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге» турындагы законнар гамәлдә.

Таләп Закон
Теләсә нинди әзер ризыкта, десертта куллану вакыты күрсәтелергә тиеш. Кулланучылар хокукларын яклау, 5 маддә, 4 пункт
Куллану вакыты беткәч, ризык яраксыз дип санала һәм аны гамәлгә ашырырга ярамый. Гамәлгә ашыру дигәндә аны сату гына түгел, теләсә кемгә бушлай таратуны да исәпкә алырга кирәк. Азык-төлекнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, 3 маддә, 2 пункт
Азык калдыкларын кафе янындагы чүплекләргә чыгарып ташлау тыела. Аларны кагыйдәләр буенча утильләштерергә кирәк, ә моның өчен утильләштерүгә лицензиясе булган компания белән килешү төзелергә тиеш. Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге, 22 маддә

Куллану вакыты чыккан азык-төлекне сату яисә бушлай тарату өчен җәза да каралган.

  Җәза Закон
Кафе, ресторан, ашханә 5 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф яисә 90 көнгә эшчәнлекне туктату Административ кодексның 6.6 маддәсе
Кибет, супермаркет 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф Административ кодексның 14.15 маддәсе
Барысына да (әгәр дә куллану вакыты чыккан ризыкны ашап, кеше агуланса яисә үлсә) 300 мең сумнан башлап штраф, 10 елга иректән мәхрүм итү Җинаять кодексының 238 маддәсе

«ВТ» юристы Булат Закиров әйтүенә караганда, куллану вакыты чыгарга әле өлгермәгән ризыкларны бушлай тарата башласаң, моны эшләүче оешмалар товар бәясеннән 40 процентка якын салымын югалтачак (20 проценты – НДС, 20 проценты – керемгә салым).

– Ниндидер идеологик максатлары юк икән, бизнеска моның белән шөгыльләнү бөтенләй отышлы түгел, – ди юрист. – Әлбәттә, бу эшчәнлекнең ниндидер ташламалары бар. Коммерцияле булмаган оешманың акчасын күчерүгә НДС салынмый. Әмма бу, бизнес күзлегеннән караганда, күлдәге тамчы гына.

 

Киңәш-табыш

Кибеткә кереп, кирәк әйберне сатып алмыйча, әмма, шул ук вакытта, бик зур суммага чек алып чыгып киткәнегез бардыр. Болай булмасын өчен, нишләргә?

  1. Кибеткә алдан исемлек төзеп һәм тамагыгызны туйдырып барыгыз.
  2. Чектагы саннарга товарларның ничек урнашуы да тәэсир итә икән. Әйтик, чәй һәм каһвә ише товарларны планограмма буенча тезәләр: ягъни сатып алучының хәрәкәте уңаена кыйммәтле товардан башлап арзанына кадәр. Кибетләрне проектлау белән шөгыльләнүчеләр кешене уң якка хәрәкәт итәргә этәрергә кирәк дип саный. Баксаң, бу кешене күбрәк акча сарыф итәргә мәҗбүр итә икән. Чөнки сатып алучы, бигрәк тә ул уңагай булса, товарны шул кулы белән җыеп, кәрзиненә салачак дигән өмет бар.
  3. Кибетләрдәге мохит тә безне көтелмәгән сатып алуларга этәрергә мөмкин. Әйтик, тыныч музыка салмаграк атларга мәҗбүр итә. Кибеттәге хуш ис тә йогынты ясамый калмый. Болар барысы да – маркетинг алымнары.
  4. Ипи, сөт кебек иң кирәкле товарларны, гадәттә, кибетнең иң ерак бүлегенә урнаштыралар. Чөнки ипи генә алам дип кибеткә кергән кеше дә ипигә кадәр үткән юлда кызыклы товарларга күз төшерми узмаячак.
  5. Күз күреме дәрәҗәсендә, гадәттә, арзан булмаган товарлар урнаштырыла. Арзаннары йә аскы тартмада, йә эчтәрәк. Бу да психологиягә бәйле. Кеше иелеп алырга йә эзләнергә ялкауланыр дигән мантыйк белән эш итәләр.
  6. Товар урнашкан киштә төсе дә әһәмияткә ия икән. Әйтик, ал төсне хатын-кызлар үз итә, ди. Шуңа да, гадәттә, ал киштәләрдә баллы ризыклар урын ала. Кара төс – югары сыйфат төсе, яшел табигыйлек, натураль составлы продукция өчен кулланыла.
  7. Кибеткә кергәч тә, зур кәрҗингә кызыкмагыз. Бәләкәен алсагыз, кәрҗин эчендәге товарлар саны да азрак булачак.
  8. Кибеткә барыр алдыннан, бәяләрне чагыштырырга иренмәгез.
  9. «0» урынына «9» саны куеп, маркетологлар безнең баш миен алдарга тырыша. Янәсе, андый товар арзанрак. Әмма, ашыкмыйча уйлап карасаң, 999 белән 1000 арасында әллә ни аерма юк.
  10. Кибеткә бала-чага белән йөрмәскә киңәш ителә. Чөнки алар әһәмияте булмаган, әмма чек суммасына бик тәэсир итә торган товарларга күз төшерә.
  11. Сатып алган ризык исраф булмасын өчен, аның «гомер»ен алдан ук озайтырга киңәш ителә. Әйтик, катырырга куярга, киптерергә, соус ясарга һәм башкасы.

 

САНлы инфографика

Урта хәлле россияле елына 88 кг ризыкны чүпкә ташлый

АКШта – 115 кг, Европада – 95 кг, Африка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә – 6–11 кг.

 

Азык-төлек калдыкларының 71 проценты – кибет, җитештерүчеләрнеке түгел, ә нәкъ тә гади кешеләрнеке

29% – җәмәгать туклануы, сатучылар, заводлардан

«ТИАР-Центр» мәгълүматы буенча

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү