Махсус хәрби операция зонасына контракт төзеп китүчеләр 700 мең сум акча алачак

Республикадан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә 700 мең сум акча түләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акчаны 505 мең сумга кадәр арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңалык җәйнең беренче ике аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә кагылачак.

Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, шәһәр һәм районнар, предприятиеләр күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә кагыла. Контракт төзеп, хәрби хезмәткә китү турында карар кабул иткән чит ил гражданнарына закон нигезендә РФ гражданлыгы һәм ИНН алырга да ярдәм итәчәкләр. Шул рәвешле, республика хакимияте битараф булмаган кешеләрнең, муниципаль берәмлекләрнең, иҗтимагый оешмаларның, бизнес вәкилләренең уртак тәкъдимен хуплады.

– Безнең кешеләребез махсус хәрби операция зонасында дәүләт мәнфәгатьләрен, суверенитетыбызны яклый. Ә без аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Хәрбиләребезгә һәрвакыт булыштык һәм алга таба да хәлдән килгән кадәр ярдәм итәчәкбез, – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Акчалата ярдәмнән тыш, контракт төзүчеләргә кирәкле барлык кием-салым бирелә. Аларның үз сорауларын исәпкә алып, кирәкле җиһазлар, беренчел кирәк-яраклар озатыла. Хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына республика һәм федераль ташламалар, реабилитация чаралары гамәлдә. Махсус хәрби операция зонасында контрактчыларга Россия Оборона министрлыгыннан ай саен 210 мең сум акча түләнә.

Фикер

Сәрия САБУРСКАЯ, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил:

– Махсус хәрби операция башланганнан бирле, хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларын кайгырту мәсьәләсе республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә тора. Бүген күп муниципаль, республика һәм федераль ярдәм чаралары каралган. Барлык ярдәм чаралары «Үзебезнекеләр турында кайгырту» республика программасына берләштерелгән. Алга таба аларның санын арттыру юнәлешендә дә эш алып барыла. 2023 елның ноябреннән бирле республика программасы кысасында 10,5 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иттек.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү