Бүген журналистларга Татарстан, Чувашия һәм Марий Элны берләштергән «Бөек Идел юлы» туристик маршруты турында сөйләделәр. Яңа маршрут белән Россия туроператорлары танышырга өлгергән. Аның үзенчәлекләре турында Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сөйләде.
«Бөек Идел юлы» өч Идел буе төбәген — Татарстан, Чувашия һәм Марий Элны берләштергән туристик маршрут.
2023 елда ул илкүләм туристик маршруты статусына лаек булды. «Әлеге тур бик бай тарих һәм үзенчәлекле мәдәнияткә ия булган өч төбәкне берләштерә. Бүген без аны Россиянең иң эре туристик оешмаларына тәкъдим иттек. Ул туристлар арасында танылу алыр дип өметләнәбез», — диде Сергей Иванов.
Турда катнашучылар бер шәһәрдән икенчесенә су юлы белән дә, автобусларда да сәяхәт итәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat