Эссе, рәхәт, күңелле җәй айлары башланырга берничә көн калып бара. Кечкенә чакта сез дә җәйне әнә шулай көнләп санап көткәнсездер. Гомумән, балачак җәе – үзе бер дөнья, гомергә истә калырлык хатирәләр бит ул. Бүгенге сораштыруыбызда да шул чакларга кайтып килдек.
Әбри Хәбриев, юмор остасы:
– Ууу, безнең балачак җәе… Иң истә калган вакытлар инде ул. Су коену дисеңме, колхоз бакчасыннан борчак җыю, кич качышлы-куышлы уйнау, «сәпид»ләрдә узышу, футбол уйнау, балык тоту… Әнидән качып кына иске пәрдәләрне урлап алып чыгып, шулардан өчпочмаклы ятьмә ясаганнар, тал төпләреннән балык сөзүләр мәңге онытылмас. Аннан соң, югыйсә алма үзебездә дә үсә, юк инде, мәктәп бакчасын «басарга» кирәк. Кызыклар күп булды инде. Җәй буе хезмәт сөяргә дә өйрәндек, дөнья рәхәтен дә күрдек. Телефон юк, телевизор өч канал күрсәткәндер инде. Шуклыклар да хәйран булды. Эретеп ябыштыручы абыйлардан карбид сорап алып, аны пластик шешәгә салып, өстенә аз гына су өстәгәч, капкачын тиз генә ябып, шул шешәне елгага атып, балык тота идек. Ул шешә шартлап, су хәйран гына күтәрелә иде. Өскә чыккан балыкларны җыеп ала идек тиз генә. Сөйли башласаң ул хәлләрне…
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat