Фәрит Мөхәммәтшин авыл эшмәкәрлеген үстерү буенча киңәшмә уздырды

Республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сынатмый. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулыда узган киңәшмәдә әйтте. Авылларның бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләшүгә багышланган чара республиканың көньяк-көнчыгышындагы 13 районны берләштерде.

Фәрит Мөхәммәтшинның Баулыга эш сәфәре полимер савыт-саба җитештерүче «Амбиент» компаниясенең сәнәгать цехларын караудан башланды. Баулы Үзәк китапханәсендә исә «Авыл яши» проектын тормышка ашыру турында сөйләштеләр. Аның асылы авылның яшәү рәвешен саклап калудан гыйбарәт. Баулы районы – әлеге проектның тәҗрибә мәйданнарыннан берсе. Моннан тыш, бу эштә Апас, Әгерҗе һәм Балтач районнары да катнаша.
Сәфәрнең төп чарасы – район үзәгендә узган киңәшмәдә Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә республика үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт җиткерде. «Барлык кыенлыкларга да карамастан, ил күләмендә авыл хуҗалыгы җирләренең нибары 2 процентына ия булган килеш тә, республика үзен үзебездә җитештерелгән сыйфатлы азык-төлекнең төп төрләре белән тәэмин итә ала, – диде Парламент җитәкчесе. – Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча Идел буе федераль округында – беренче, ил күләмендә – бишенче урында. Без тулаем сөт саву күрсәткече буенча да Россиядә – беренче, бәрәңге уңышы буенча исә икенче урында. Мондый зур уңышларга авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тырышлыгы бәрабәренә ирештек».
Авыл хуҗалыгы проблемалары арасында Фәрит Мөхәммәтшин сатылмыйча җыелып яткан ашлыкның күп булуын, эшкәртелмәгән сөткә һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр төшүне, авыл хуҗалыгы җирләре мәйданнары һәм мөгезле эре терлек саны кимүне атады. «Республика җитәкчелеге кыенлыкларны җиңеп чыгу өчен чаралар күрә, – диде Парламент җитәкчесе. – Һичшиксез, бу эш – безнең уртак бурычыбыз. Ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына да, район җитәкчеләренә дә, авыл җирлекләре башлыкларына да, авылдагы бизнес вәкилләренә дә кагыла».
Утырыш барышында Фәрит Мөхәммәтшин республикада гамәлгә ашырылучы күпсанлы дәүләт программалары һәм авыл хуҗалыгы бизнесына ярдәм чаралары турында да искә алды. Парламент җитәкчесе фикеренчә, алар турында күбрәк сөйләргә, халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк. «Авылга ярдәм итүгә юнәлдерелгән дәүләт чараларында катнашу булган проблемаларны хәл итүдә хәлиткеч урын алып торырга мөмкин», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, былтыр республикада 2025 елга кадәр исәпләнгән «Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал, азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын тормышка ашыруга былтыр 17,7 миллиард сум акча тотылган. Узган ел кече хуҗалыклар 128,1 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән. Бу – барлык күләмнең 44,3 проценты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү