Миңнеханов: «Татарстан Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнашырга әзер»

Татарстан Үзбәкстан партнерлары белән, беренче чиратта, икътисад һәм инвестицияләр өлкәсендә актив хезмәттәшлек итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Төбәкләре советы утырышында хәбәр итте.

Утырыш Ташкентта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәтт Мирзиеёв катнашында уза.

«Россия 24» телеканалы утырышны турыдан-туры трансляцияли.

Утырышта катнашучыларны, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинны һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиеёвны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларга төбәкара дәрәҗәдә игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Илебезнең дуслык мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез, сезнең игътибарыгыз һәм уртак проектларыбызга ярдәм итүегез өчен рәхмәтле», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан Үзбәкстан партнерлары белән, беренче чиратта, икътисад һәм инвестицияләр өлкәсендә актив хезмәттәшлек итә.

Ул шулай ук соңгы ярты елда Шәүкәт Мирзиеёвның Татарстанга ике тапкыр килүен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеёвка вәкиллекле делегациясе һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумында катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

«Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше, 27 процентка артып, 370 миллион доллар тәшкил итте», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, Казанда Үзбәкстанның Генераль Консуллыгы эшли, ә Ташкентта 1992 елдан Татарстан вәкиллеге эшли.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Үзбәкстанда Татарстан катнашында гамәлгә ашырыла торган уртак проектларны кыскача билгеләде. Соңгы ике елда «Чирчик» химия-индустриаль технопаркы – Татарстанның «Химград» АҖ һәм Үзбәкстан партнерларының уртак проекты, Казан федераль университетының Җизактагы филиалы, «Җизак» технопаркы, Казан федераль университеты филиалының симуляция медицинасы үзәге ачылды. Хәзер төзелеш стадиясендә Бохара һәм Навоида ике сәнәгать мәйданчыгы бар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, машина төзелеше, авиатөзелеш, нефть химиясе, энергетика, авыл хуҗалыгы, медицина, яңа технологияләр һ.б. юнәлешләрдә Үзбәкстан белән киләчәктә хезмәттәшлекне киңәйтүдә кызыксыну бар.

Татарстан Республикасы алга таба да Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнашырга әзер, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү