Россия икътисады турбулентлыгы – нигездә санкцияләр нәтиҗәсе ул. Процентлы бурычларның үсүе шуңа үз өлешен өсти. Проблемаларның икесе дә күз күрүе ераклыгындагы офыкта гына чишелерлек түгел.
АКШның финанс министры Джанет Йеллен Россиядә эшләүче чит ил банкларына икенчел санкцияләрнең көчәйтеләчәген әйтте. Кытай һәм Төркиягә ияреп, Монголия банклары да Россия белән исәп-хисапны туктата башлады. Боҗра кысылган саен, тын буыла, бу гаҗәп түгел. Аркадаш илләр бизнесы да безне ташлап китә. Кытайның видеокамералар җитештерүче зур компаниясе Hikvision, беркемне дә кисәтеп тормыйча, кинәт кенә Россия базарын ташлап китте. Аның Россиядәге рәсми сайты ачылмый, «ВК» челтәрендәге сәхифәсе бетерелгән.
Үзебезнең җитештерүне дә чит илләргә күчерми булмый әле монда. Ташкентка визит һәм Путинның Бәхрәйн короле белән очрашуы процессның колач алырга җыенуын сөйли. Россия Үзбәкстанда металлургия кластерын булдырачак. Рәсми үзбәк чыганаклары шул хакта сөйли. Бакырны Кытайда койсак, платинаны Бәхрәйнда җитештерәчәкбез. Федераль хөкүмәт вице-премьеры Новак «Норникель»нең Бәхрәйнда завод төзергә җыенуын әйтте. Чимал – моннан, әзер продукция – тегеннән. Рәхәт тормыштан эшләнми болар берсе дә. Өстәмә кыйммәт һәм салымнар башка базарларга күчә дигән сүз бит инде. Экология отачак, монысы бәхәссез.
Үзәк банк гыйнвар аенда елның икенче яртысында төп ставка түбәнәер шикеллерәк әйтә иде, вәгъдә үзенең киресе белән алмашынды. Июнь утырышында ук процент ставкасы янә күтәрелер, диләр. Рәсми чыганаклар шулай белдерә. Банк җитәкчелеге яңа күтәрелүнең җәмгыять өчен файдалы булуын ассызыклый. Аның белән килешми булмый, чөнки аз ашау файдалы. Ставка күтәрелү инфляция көчәю сәбәпле. Туңдырма бәясе артачак дип сөендерәләр безне. Димәк, ашау кимер.
Бурычларын түли алмаган 7,5 миллион кеше чит илгә чыгу хокукын югалткан инде. Ставка күтәрелү бурычлылар санын киметми, билгеле. Микрофинанс оешмалары соңгы өч елда рекордлы күләмдәге түләнмәгән бурычларны сатуга куйган. Ләкин әҗәтләрне сатып алырга теләүчеләр аз икән.