Җырчы Радик Динәхмәтов СВО ихтыяҗларына 3 миллион сум акча биргән

Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов, үз теләге белән Генерал Таһир Кусимов исемендәге өченче батальонның медвзводына хезмәт итәргә киткән иде. Ул андагы хезмәте өчен түләнгән акчаны СВО ихтыяҗларына тоту өчен тапшырган. Бу хакта «Башинформ» яза.

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче җырчы кабыргалары сынып, хәзер 20 көнлек реабилитациягә кайткан. Хәрби якташларының алгы сызыкта алган яралары белән чагыштырганда, аның җәрәхәтләре чүп кенә дип саный ул.  Шуңа күрә Оборона министрлыгы бүлеп биргән компенсацияне махсус операциядә катнашучыларның ихтыяҗларына тоту өчен бирергә булган.

Акчаны «Башкортостан» полкының медицина ротасы өчен пилотсыз аппаратлар һәм башка җиһазлар, ә калган суммага Бишбүләк һәм Дүртөйле районнарында маскировка челтәрләре үрүче волонтерлар өчен кирәкле материаллар сатып алырга тотарга булганнар.

«Мин бу егетләр белән горурланам, алар белән бергә булуым белән горурланам, санитар һәм шофер буларак кечкенә өлешемне кертәм», — дигән ул «БСТ» телеканалына.


Фикер өстәү