Дәүләт Советы депутатларын сайлау парламентның киләсе утырышында билгеләнәчәк

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды. Депутатлар Президиумга парламент утырышының булачак көн тәртибенә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауны билгеләү мәсьәләсен кертергә тәкъдим итте.

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар турында мәгълүматны Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте. Ул быел сентябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының вәкаләтләре срогы тәмамлануын искәртте.
Федераль законнар һәм республика Сайлау кодексы нигезендә, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда тавыш бирү көне булып сентябрьнең икенче якшәмбесе тора, анда әлеге органнарның вәкаләтләре сроклары тәмамлана.
Шулай ук Татарстан Республикасы Конституциясенең 75 статьясындагы 15 пункты, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 87 статьясындагы 1 өлеше нигезендә Дәүләт Советы депутатларын сайлау республика парламенты тарафыннан билгеләнә. «Сайлау законнары таләпләре буенча, сайлауларны билгеләү турында карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш, – дип белдерде Альберт Хәбибуллин. – Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, парламент каравына Дәүләт Советы депутатларын сайлауны 2024 елның 8 сентябренә билгеләү турында карар проекты чыгарыла».
Комитет ТР Дәүләт Советы Президиумына «Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауны билгеләү турындагы» мәсьәләне парламентның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итү турында карар кабул итте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү