Тамашачыга тәнәфес вакытында күңелсез булмасын өчен, эшне махсус сузалармы?

Узган футбол сезонын ничек кенә мактамасыннар, ахыры барыбер гадәттәгечә булды: «Зенит» рәттән алтынчы мәртәбә ил чемпионы исемен яулады. Соңгы тур алдыннан беренче урында барган «Динамо» бронза алды. Мәскәү командасын алтынсыз калдырган «Краснодар» исә үз тарихында тәүге мәртәбә премьер-лигада көмеш медальгә ия булды. «Рубин» – сигезенче, әмма Казан командасы да чемпионлык ярышыннан читтә калмады.

Узган атна ахырында, ярыш тәмамланырга бер тур кала, футбол буенча кем чемпион буласы билгеле түгел иде. Соңгы елларда сирәк була торган хәл. Язга чыккач, премьер-лига командалары арасында кискен көрәш башланды. Әйтик, 6 очрашу рәттән оттырмаган «Зенит» 24 апрельдә үз кырында «Рубин»га җиңелде. Шуннан соң Санкт-Петербург командасы өч уенда нибары бер очкога ия булды. Аның каравы Мәскәү «Динамо»сы, рәттән 6 очрашуда җиңү яулап, турнир таблицасында беренче баскычка менеп кунаклады. 1976 елдан бирле чемпион исеменең ни икәнен белмәгән «Динамо»га ярты гасырдан соң, ниһаять, алтын яулау мөмкинлеге пәйда булды. Моның өчен соңгы уенда бер очко алса да җитә иде. Үч иткәндәй, соңгы уенда аларга «Краснодар»га каршы уйнарга туры килде. 2008 елда оештырылган һәм моңарчы бер мәртәбә дә медаль ота алмаган бу команда да чемпионлыкка дәгъва кылды.

Төп көндәшләрнең бер-берсенә каршы уйнавы «Зенит» файдасына булды. «Краснодар», «Динамо»ны отып, турнир таблицасында Мәскәү командасын узып китте. Хәтта беренче булу мөмкинлеге дә бар иде. Санкт-Петербургтагы матчның 84 нче минутына кадәр. Ә 85 нче минутта «Зенит» уенчылары, «Ростов» капкасына икенче тупны кертеп, алга чыкты һәм бу өстенлекне очрашу ахырына кадәр кулдан ычкындырмады. Тәҗрибәләре җитәрлек. Санкт-Петербург командасы турында төрле фикерләр ишетелә: «Зенит» быел начар уйнады, чөнки Көньяк Америка футболчылары җиңүнең тәмен тапмый башлады, акчалары күп, шуңа оталар, янәсе. Әмма тарихка ул быел алтынчы мәртәбә рәттән чемпион исемен яулаган команда булып кереп калачак. Ә калганы онытылачак.

«Рубин» исә сезонның соңгы уенында премьер-лигадан төшеп каласы алдан ук билгеле булган «Сочи» белән очрашты. Матч 1:1 исәбенә тәмамланды. Турнир таблицасында соңгы урынны алган көндәшкә каршы үз кырыңда узган уенда 1 очко гына аз, әлбәттә. Әмма шунысын да истә тотарга кирәк: «Сочи» беренче лигага төшсә дә, уенчыларның барыбер премьер-лигада каласы килә. Һич югы башка команда составында. «Рубин» футболчыларына исә җиденче урын белән сигезенче арасында әллә  ни аерма юк.

Шулай итеп, Казан командасы чемпионатны сигезенче урында тәмамлады. Беренче лигада уйнап, кабат иң көчлеләр сафына әйләнеп кайткан команда өчен начар түгел. Уенчылар һәм тренерлар составында, клуб җитәкчелегендә зур үзгәрешләр булганны исәпкә алсак, бигрәк тә. Сезон башында «Рубин» рәттән 4 уенда җиңү тәмен белмәде. Беренче 8 очрашуда нибары бер тапкыр отты. Ул вакытта сигезенче урын турында хыяллану да мөмкин түгел иде. Казан командасының ике ел рәттән чемпион булган, «Барселона», «Интер», «Атлетико» һәм башкаларга каршы уйнаган елларын күргән тамашачы өчен турнир таблицасының уртасындагы урын горурланырлык нәтиҗә түгел, әлбәттә. Әмма 2015 елдан соң «Рубин»ның нибары бер мәртәбә генә сигезенче урыннан югарырак күтәрелә алганын да искә төшерик әле. Үткәннәрне сагынырга була, әмма чынбарлыктан барыбер ерак китә алмыйсың. «Бу нәтиҗәдән канәгать булырга кирәктер. Беренче лигадан чыккан командаларга җиңел түгел. Алдан ук төп игътибарны премьер-лигадагы урыныбызны саклап калуга бирдек. 30 очрашуның 20сендә оттырмыйсың, бу инде – уңай нәтиҗә дигән сүз», – диде соңгы очрашудан соң команданың баш тренеры Рәшит Рәхимов.

Узган сезон геройларын уенчылар арасыннан эзләсәк, алар аз түгел. Казан футбол мәктәбендә тәрбияләнгән һәм төп командада үзенә урын тапкан 19 яшьлек Илья Рожковны, акча турындагы шаяруы аркасында инде бер айдан артык телдән төшмәгән татар егете Руслан Безруковны, узган сезонда 10 туп керткән һәм Албания җыелма командасы составында Европа Чемпионатында чыгыш ясарга өметләнүче Мирланд Дакуны искә алырга була. Әмма төп герой – баш тренер Рәшит Рәхимов үзе. Команданы тәүге мәртәбә премьер-лигага алып чыккан Корбан Бәрдыевны күп эшли, аз сөйли торган остаз буларак хәтерлибез. Ә «Рубин»ны беренче лигага төшергән Леонид Слуцкийда бу сыйфатларның киресен күрдек. Рәшит Рәхимов эшен дә күрсәтә алды, кирәк чакта сүзен дә әйтә белде. Шунысы гаҗәп: аның белән әле дә яңа килешү имзаланмаган. Тамашачыга тәнәфес вакытында күңелсез булмасын өчен, бу эшне махсус сузалар, күрәсең.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү