Кыраулардан зыян күрү сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр хәлләр режимы кертү ниятләнә

Май аендагы кыраулардан якынча 10 млрд сумлык зыян килгән. Бу хакта Авыл хуҗалыгы министрлыгындагы чыганагына сылтама белән «Интертат» яза.

Чыганак мәгълүматлары буенча, хәзер авыл хуҗалыгы тармагына май салкыннары салган зыянны саныйлар. Бу эш болайрак башкарыла: фермерлар сумманы санап чыгара, аны төбәк хакимиятләренә җибәрә, анда бу мәгълүматларны тикшерәләр, раслыйлар һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшыралар. Әлегә килгән зыянның суммасы 7 млрд сумнан күбрәк, әмма әлегә исәпләүләр төгәлләнмәгән һәм бу сан сизелерлек арта. Зыянны санау катлаулырак, чөнки фермерлар зыянны югалган табыш белән бергә саный, ә исәп-хисап өчен турыдан-туры чыгымнар кирәк.

Иң нык зыян күргән төбәкләр – Воронеж, Белгород, Липецк, Тамбов, Курск, Саратов, Пенза, Ростов һәм Волгоград өлкәләре. Башлыча, җимеш культуралары зыян күргән, әмма җиләкләрне дә кырау суккан.

Саннар нигезендә хөкүмәт комиссиясендә гадәттән тыш хәл режимы кертү турында карар кабул итәргә мөмкиннәр. Кайбер төбәкләрдә бу режим кертелде инде, әмма 27 майда ведомство башлыгы Оксана Лут Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы федераль әһәмияткә ия гадәттән тыш хәл режимы кертү планлаштыра дип әйтте.

Россиянең 41 төбәгендә авыл хуҗалыгы оешмаларына кыраулар аркасында бөлгенлеккә төшү куркынычы яный. Май аенда көтелмәгән кыраулардан 41 төбәктә: Үзәк Россиядә, Көньяктан, Идел буенда, Төньяк Кавказда уңышка зыян килде. Тамбов, Воронеж һәм Липецк өлкәләрендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Липецк өлкәсендә шулай ук алмагач плантацияләрен дә кырау сукты. Бу оешма җиләк-җимеш соклары һәм балалар өчен пюрелар җитештерә торган барлык билгеле компанияләрне алма белән тәэмин итә.

Воронеж өлкәсендә 100 мең гектарда уҗым бодаен кырау сукты. Бодай, кукуруза, борчак, чөгендер чәчүлекләре юкка чыкты. Ә орлыкларга гына да 90 миллион сум акча тотылган.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү