Маябрь!.. Социаль челтәрләрдә бу елның салкын, кыраулы май аена җисеменә күрә әнә шундый яңа исем уйлап таптылар. Тик моңа еларга да, көләргә дә белмәссең. Язгы салкыннар бакчада үсүче җиләк-җимеш уңышының 90 процентын (!) юкка чыгарырга мөмкин, ди белгечләр. Шул исәптән, бакча җиләге (клубника) зур зыян күргән, дип фаразлыйлар. Җиләк-җимешсез калмабызмы? Бәяләре ничек булыр? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.
Ел да кыш буе базардан сатып алган бакча җиләге, абрикос кайнатмасы белән сыйланып рәхәтләнсәк, быел, кем әйтмешли, шикәргә күчәргә туры килмәгәе. Киштәдәге җиләк-җимешкә җәй башына кадәр бәя төшерергә күнеккән сатучылар быел ташлама ясарга ашыкмый. Моннан бер атна элек кенә Казанның Идел буе районы базарында Краснодар краеннан кайткан бакча җиләгенең бер килосы 450 сум торса, хәзер ул 650 сумга җиткән. «Дефицит товар», – дип кенә кырт кисте җиләк сатучы.
Кама Тамагы районында виноград, бакча җиләге, кара бөрлегән кебек җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнүче Айрат Җәләлетдинов та быелгы уңышка әллә ни өметләнми.
– Дистә елга якын бу эш белән шөгыльләнү дәверендә май аенда бу кадәр салкын булганны хәтерләмим, бер ай эчендә 6–7 тапкыр кырау төште, – ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе. – Еларга һәм борын астын сөртеп, яхшы һава торышы көтәргә генә кала. Без уңышның якынча 80 процентын югалттык. Сигез ел эчендә тәүге тапкыр быел кара бөрлегәнгә дә салкын тиде әнә. Тик берни дә эшләп булмый. Бәлки, киләсе елга уңыш яхшы булыр.
Виноград плантациясе хуҗасы әйтүенчә, әлегә иң яхшысы – сабыр итү. «Виноградка килгәндә, 2–3 еллык куакларга, яфракларына салкын тисә дә, сабагына берни булмый. Алар яңадан яфрак чыгарачак. Ә менә быел утырткан үсентеләр үләр, мөгаен. Аларны яңарту хәерлерәк», – ди Айрат Җәләлетдинов.
Алмагачлар да туңган. Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, язгы салкыннар аркасында алманы чит илләрдән күбрәк кертү ихтималы турында әйткән. Россия Бакчачылар ассоциациясе җитәкчесе Игорь Муханин сүзләренә караганда, язгы кыраулардан барыннан да бигрәк илнең үзәк өлешендәге төбәкләр, шул исәптән Татарстан зыян күрде. «Быел урыны белән алма, чия, слива кебек төшле җимешләр турында, гомумән дә, онытырга мөмкин. 6 майдан 7сенә каршы төндә алты градус салкын булды. Бу кадәр суык булыр дип беркем дә көтмәгән иде», – дигән ул.
– Бакча җиләген кыраудан мөмкин кадәр сакларга тырыштык, – ди Балтач районындагы «Время ягод» хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Гафиуллин. – Ике гектарга якын мәйданда бакча җиләге үстерәбез. Салкын булганда, җир өстен махсус материал белән капладык. Тирә-юньдә салам яктык. Беренче чәчәкләргә барыбер салкын тиде. Бездә 6 градуска кадәр суытты. Илнең башка төбәкләрендәге эшкуарлар белән дә сөйләшеп торабыз. Бөтен Үзәк Россия зыян күргән. Бигрәк тә, бер тапкыр гына уңыш бирә торган сортлы җиләк үстерүчеләрнең хәле мөшкел. Ремонтат җиләк тагын чәчәк атачак әле, аңа өмет бар. Алга таба көннәр җылытачак, диләр бит инде. Бакча җиләген кыраудан саклауның уңай нәтиҗәсе булды, дип саныйм. Безнең хуҗалыкта югалту 10–15 процент тирәсендә чамалана. Липецкидагы хезмәттәшем, мәсәлән, бакча җиләгенең 30 проценты юкка чыкты, диде. Шуңа күрә уртача күрсәткеч 20 процент чамасыдыр. Бу – аның бәясенә дә тәэсир итәчәк, әлбәттә. Бәяләр болай да бер урында тормый. Бездә Италиядән кайтартылган 25ләп сорт бакча җиләге үсә. Былтыр үсентеләрне сатып алганда, бер евро өчен 60 сумнан исәп-хисап ясасак, быел ул – 100 сум. Эш материаллары да кыйммәтләнде. Әле эшчеләргә түлисе бар. Боларга өстәп, быел салкыннар да зыян салды. Шуңа күрә бакча җиләгенең бәясен алдан әйтә алмыйбыз. Уңыш алып карыйк әле.
Лаеш районының Хәерби авылында бакча җиләге үстерү белән шөгыльләнүче Гөлназ Хәйруллова әйтүенчә, бакча җиләге чәчәгенең үзәге сары булырга тиеш.
– Кыраудан иртә өлгерә торган сортлар зыян күрде. Чәчәк атканнарын да карарга кирәк. Чәчәкнең серкәләнә торган урыны сары төстә булырга тиеш. Әгәр ул кара яки коңгырт икән, аның җиләге булмаячак. Мондый чәчәкне өзеп ату хәерлерәк. Ул үсентенең көчен генә алып утыра. Икенче, өченче чират чәчәкләргә өмет бар әле. Дөрес, аларның җиләкләре кечкенәрәк булачак. Былтыр ун сутый җирдә бакча җиләге үстергән идек, быел ике сутыен яңарттык. Үсентеләрне 3–4 елга бер алмаштырып торырга киңәш ителә. Узган ел 800 кг чамасы уңыш алганбыздыр. Быел ничек булыр, билгесез. Бакча җиләген сатуның бернинди кыенлыгы да юк, ул җитми дә әле. Безгә бер ел алдан заказ биреп куялар. Хәзер дә җиләк сорап бик күп шалтыраталар, әмма хәлне аңлатып, әлегә заказлар җыймыйм. Кыраулар ни дәрәҗәдә зыян салганы билгесез чөнки. Алга таба күз күрер. Былтыр җиләкнең килосын 350 сумнан саттык, – дип сөйләде Гөлназ Хәйруллова.
Биектау районының Дөбьяз авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Морис Нәгыймов исә кәефне артык төшермәскә киңәш итә. Аның әйтүенчә, кышка компот, кайнатма ясарга кура җиләге дә, карлыган да җитәрлек булачак.
– Игътибар иткәнсездер, җиләк-җимеш агачларының чәчәкләре күп булды. Слива агачын әле генә күзәтеп кердем, уңышы булачак, – ди ул. – Табигатьтә бар да көйләнгән: агачлар ике атна чамасы чәчәк ата. Аның бер өлеше салкынга эләксә дә, калганнары исән кала. Дөрес, быел бал кортлары аз очты. Әмма агачтагы барлык чәчәкнең ун проценты җимешкә әверелсә дә, бу – яхшы нәтиҗә дигән сүз. Июньнең уннары тирәсендә, артык чәчәкләр коелып беткәч, уңышка бәйле фараз тәгаен билгеле булачак.
Белгеч әйтүенчә, алма, чия, груша кебек агачлар белән дә шул ук хәл. «Артык борчылырга кирәкми. Елына күрә быелгы уңышны «дүртле»лек бәялим. Аннары агач төреннән дә тора бит. Мәсәлән, черешня, ягъни төче чия бездә болай да начар үсә. Чөнки ул безнең табигать шартларына яраклашмаган. Ул дүрт елга бер уңыш бирсә дә, бик яхшы. Кура җиләге, карлыганда да чәчәк күп иде. Көн саен иртәнге дүрттә торып бакчага чыгам мин. Салкын көннәрдә мичкәдәге суның өсте катканмы-юкмы икәнен күзәттем. Күп дигәндә, 2 мм тирәсе катты ул. Димәк, безнең якта суыклар артык зыянлы булмады. Җиләк-җимешсез калмаячакбыз дип ышандырып әйтә алам», – ди бакчачы.
Фикер
Ирек САДЫЙКОВ, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе:
– Май суыклары аркасында уңыш күләме күпмедер дәрәҗәдә кимергә мөмкин. Чөнки нәкъ менә җиләк-җимеш агачлары чәчәк аткан чорда кыраулар төште. Тик әлегә бу хакта сөйләшергә иртәрәк. Көзгә таба күрербез. Читтән җиләк-җимеш кертүгә килгәндә, безгә дустанә мөнәсәбәттә булган илләр белән ике арадагы товар әйләнеше моңа кадәр ничек булса, шулай дәвам итәчәк дип уйлыйм. Моннан тыш, үзебезнең сәнәгать бакчаларында да җиләк-җимеш җитештерү күрсәткеченең тотрыклы үсеше көтелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat