Фәрит Мөхәммәтшин: «Без халыкның зур ышанычын акларга тиешбез»

«Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Сәяси советы президиумы утырышында партия уздырган алдан тавыш бирүгә нәтиҗә ясадылар. Җиденче чакырылыш Дәүләт Советына сайлауда кандидат буларак кемнәр катнаша? Партиядән тәкъдим ителгән праймериз җиңүчеләре исемлегенә бер мандатлы һәр сайлау округыннан бер вәкил керде. Тагын 57 кеше партия исемлегендә тәкъдим ителә. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Билгеле булганча, алдан тавыш бирү электрон форматта узды һәм анда 171 меңнән артык кеше катнашты. «Цифрлаштыру барлык тармакларга үтеп керде. Әмма сайлаучылар белән очрашып сөйләшүгә игътибарны киметергә ярамый. Алар белән сөйләшергә, үгетләргә кирәк. Татарстан сайлаучыларның активлыгы ягыннан Мәскәүдән генә калышып, икенче урынны алды. Бу бездәге сайлаучыларның битараф булмавын, башкарма секретарьләрнең эшен күрсәтә. Тавыш бирүдә барысы да чиста һәм кагыйдә бозуларсыз узды. Федераль үзәктә безгә яхшы бәя бирделәр», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сәяси совет президиумы карап тикшергән кандидатлар исемлеге партиянең Генераль Советы Президиумына юллана, аның утырышы 30 майга планлаштырылган. 25 июньдә исә «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм сайлау округы һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү буенча конференциясе узачак

«Махсус хәрби операция бара, ил, республика икътисадына тәэсир итә торган санкцияләр белән бәйле кыенлыклар, чикләүләр бар. Ләкин  күпмилләтле халкыбызны берләштерерлек һәм сайлаучыларыбызның хуплавын алырлык көчебез бар. Алар безгә ышана. Без халыкның зур ышанычын акларга тиешбез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин утырышта.

Алдан тавыш бирүдә катнашырга башта 362 кеше теләк белдерде. Аларның документларын кабул итү һәм тикшерү белән махсус комитет шөгыльләнде. Кемдер гаризасын кире калды, кемнеңдер документлары тикшерү уза алмады – шулай итеп, ахырда 312 кеше калды. 180е – бердәм, 132се бер мандатлы сайлау округлары буенча электрон бюллетеньнәргә кертелде. Сүз уңаеннан, араларында махсус хәрби операциядә катнашкан 9 кеше бар иде. Кандидатлар исемлегенә 77 хатын-кыз керде. Бюллетеньгә исеме язылган иң өлкән кешегә – 78 яшь, иң яшенә 20 иде. Праймеризда Дәүләт Советының хәзерге 66 депутаты катнашты.

 


Фикер өстәү