Татарстан башкаласында узган «КazanForum» халыкара чарасында, әлбәттә, төп игътибар икътисадый хезмәттәшлек, элемтәләр барлау, булганнарын ныгытуга бирелгән иде. Әмма рухи як та бар бит әле. «KazanForum» кысасында мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗанинең «Вафият әл—әсләф вә тәхият әл—әхләф» хезмәтенең тулы вариантын тәкъдим итү дә булды. Әлеге эш белән Төркия белгечләре шөгыльләнгән.
Бу – нинди китап?
Иң элек Төркия белгечләренең игътибарын җәлеп иткән хезмәт турында берничә сүз. «Вафият әл-әсләф вә тәхият әл-әхләф» («Подробное о предшественниках и приветствие потомкам») – VII гасырдан алып XIX гасырга кадәр билгеле булган барлык мөселман галимнәре, сәясәт һәм дин эшлеклеләре биографиясен үз эченә алган алты томлык хезмәт. Бу басмага гарәп, фарсы, Госманлы чоры, Урта Азия, Төньяк Кавказ һәм Идел буе дин белгечләренең, фәлсәфәчеләренең һәм башка тарихи шәхесләрнең (җәмгысы 6057!) биографиясе кергән. «Вафият…»не мәшһүр Мәрҗанинең төп хезмәте дисәк тә, ялгыш булмас. Ул аны 1838 елдан алып (шушы вакытта ул Урта Азиягә белем эстәргә бара), гомеренең соңгы көненә кадәр әзерли.
Үзе исән чакта әлеге хезмәтен бастыру бәхетенә ирешә алмый галим. Хәер, инде безнең көннәрдә, өлешләп булса да, аны китап рәвешендә чыгару омтылышлары була. Әмма бит хезмәт – алты томлык! Мәрҗани исән чакта да, аның үлеменнән соң да әлеге хезмәтне тулысы белән бастыручы табылмый (дөрес, берничә сайланма әсәр басылып чыга чыгуын). Бу хезмәт кулъязма рәвешендә Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге китапханәсендә бердәнбер экземплярда саклана.
Белсен, дип, бар дөнья…
Әлеге җитди хезмәт Төркия белгечләренең игътибарын җәлеп иткән. Шулай итеп, алты томлыкны дөньяга тәкъдим итмәкчеләр. IRCICA (ЮНЕСКОның мөселман дөньясындагы аналогы. – Авт.) тикшеренүләр һәм басмалар департаменты җитәкчесе Җәнгиз Томар «KazanForum» кысасындагы очрашуда шулай дип сөендерде.
– Китапны әзерләп бетердек, ул басмага әзер. Хәзер Татарстандагы хезмәттәшләребез белән сөйләшүләр алып барабыз. Бу хезмәтнең монда да басылуын телибез, – дип әйтте белгеч.
Барысы да уңышлы килеп чыкса, Мәрҗани эшләре белән дөньяда тагын да күбрәк кызыксынырлар иде. Россия ислам институты ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, Шиһабетдин Мәрҗанинең башка әсәрләре белән бөтен дөньядагы күп кенә дин белгечләре таныш инде.
– «Вафият…»не тулы вариантта чыгара алсак, ул илаһият фәне үсешенә бик саллы өлеш булыр иде. Һәркемнең дә кулъязманы алып уку мөмкинлеге юк. Ә басма рәвештә Мәрҗанинең әсәрен дөнья күләмендә дә укый башларлар иде, – диде ул.
Моның белән генә туктап калмыйча, хезмәтне тагын да популярлаштырырга исәпләре юк түгел.
– Безнең хыялыбыз – Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрен рус телендә 10 томда бастырып чыгару. Аның төп әсәрләрен без инде тәрҗемә иттек, – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин. – Шиһабетдин Мәрҗани – олы шәхес. Хәтта совет чорында да, дин белгечләрен реакционерлар дип санаган көннәрдә дә аны читкә этәрә алмаганнар, аның мирасын игътибарсыз калдырмаганнар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat