Җәйге «Нәүрүз»: Казанда VIII Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы башланды

Апрельдә – Казан  музей хезмәткәрләрен, узган атнада китапханәчеләрне җыйды, менә хәзер театр башкаласына әйләнде. Монысына 40лап белгеч килде, 200ләп катнашучы 5 көн буе белем эстәячәк. Быел форум нәрсәсе белән үзенчәлекле?

Театр җырлый, театр бии

Быелгы белем бирү форумында яңа темалар да күтәреләчәк. Төп яңалык турында фестиваль-форумның сәнгать җитәкчесе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сөйләде.

– Без быел беренче мәртәбә музыкаль театр юнәлеше буенча аерым дәресләр оештырачакбыз. Музыкаль театр турында инде күптән сөйләшәбез. Кирәкме ул безгә? Булырмы ул бездә? Шуңа без уйладык та быел әлеге теманы форум программасына керттек. Бик күп сорауларга җавап алырбыз дип уйлыйм, – диде ул чарага багышланган матбугат очрашуында. – Миңа калса, ничек кенә әйләндерсәң дә, татар театры  ул – болай да музыкаль театр инде. Безнең төп драматургия барыбер дә җыр-биюгә корылган, татар театрларының репертуарында нәкъ шундый әсәрләр төп урынны били.

Сүз уңаеннан, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләре белән әйтсәк, быел бу чара Камал театрының хәзерге бинасында соңгы мәртәбә узарга мөмкин. Камал театры белән бергә, «Нәүрүз» дә яңа бинага күченәчәк. Татарстан урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан бина язмышы әлегә хәл ителмәгән, әмма анда музыкаль театр ачу турында сүзләр ишетелгәләде. Менә шуны исәпкә алсак, «Нәүрүз»дә дә музыкаль театр турында сөйләшү очраклылык булырмы – вакыт күрсәтер.

Янә форумга әйләнеп кайтыйк. Быел чарага белемнәрен арттырырга теләүче 200ләп театр әһеле килде. Камал театрының һәм фестиваль-форумның башкарма директоры Илфир Якупов сүзләренчә, катнашучыларның 14е генә чараларны онлайн караячак.

– Күбесенең Казанга киләсе, шәһәребезне күрәсе килә. Һәм, гомумән, театр сәнгате онлайн форматны бик яратып бетерми бит ул. Иң күп гаризалар Татарстан һәм Башкортстаннан килде. Карелия, Ханты-Манси автономияле округы, Якутия – кыскасы, бөтен Россиядән диярлек катнашучылар бар. Елдагыча, Казахстан да бик актив катнаша, – дип сөйләде ул.

Форумда 12 секцияне Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм башка шәһәрләрдән килгән 41 остаз алып барачак. Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, теләгән белгечләрнең барысын да чакыра алмаганнар, әмма Казанга иң тәҗрибәлеләрне җыйганнар.

Төркия күчтәнәче

Аңлашыла инде, форум чараларының күпчелеге театр өлкәсендә эшләүчеләр өчен оештырыла. Билгеле булганча, «Нәүрүз»нең әле театраль фестиваль форматы да бар. Менә аның кысасында күп кенә театр коллективлары белән танышу мөмкинлеге булачак. Ләкин яңа гына башланган белем бирү форумы кысасында да киң җәмәгатьчелек өчен берничә чара каралган. Әйтик, 27 һәм 29 майда Камал театры сәхнәсендә Төркиянең Әнкара һәм Конья шәһәреннән килгән театрлар чыгыш ясаячак. Спектакльләрнең берсен – Төркия дәүләт театрының (Әнкара) «Гонзагоны үтерү» спектаклен Фәрит Бикчәнтәев куйды. Аны әзерләүдә шулай Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов та катнашты. Спектакльнең премьерасы 2023 елның октябрендә Әнкарада узды.

– Безнең һәм аларның театр мәктәбе бик аерыла. Россия театр мәктәбе күпкә көчлерәк, һәм бу хакта алар үзләре дә еш әйтә. Төркиядә кино юнәлешенә игътибар күбрәк бирелә. Гомумән, Россия театр мәктәбе дөнья күләмендә билгеле, – ди Төркия актерлары белән эшләү тәҗрибәсе турында Фәрит Бикчәнтәев.

29 майда Төркиянең Конья шәһәреннән дәрвишләр ансамбле «Церемония «Сәма» спектаклен куячак. Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин аңлатуынча, әлеге ике спектакльне күрсәтергә Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы тәкъдим иткән.

Россия Кече театрының (Мәскәү) Татарстандагы зур гастрольләре дә «Нәүрүз»гә туры килгән. Әйтик, 31 майда теләгән һәм билет алырга өлгергән һәркем «Пиковая дама» спектаклен тамаша кыла алачак.

Фикер:

Вениамин Фильштинский, театраль педагог, Россия дәүләт сәхнә сәнгате институтының (Санкт-Петербург) актерлык сәнгате кафедрасы мөдире:

– Минем моңа кадәр күп кенә шәһәрләр, илләрдә йөргәнем булды. Ләкин Казанга барасы булгач, бераз каушадым хәтта. «Казан» сүзендә генә дә театраллык, мәдәнилек бар кебек миңа. Бүген һәм биш көн дәвамында әлеге мәйданда узачак чараларны ничек кенә югары бәяләсәң дә, аз тоела.

 


Фикер өстәү