Татарстанда килешү төзеп, махсус хәрби операциягә киткән Романга 48 яшь. Ул Украинада туган һәм үскән, институтта табиб-анестезиолог белгечлеген алган. Евромәйданнан соң Роман гаиләсе белән Россиягә, Түбән Тагилга күченә. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Махсус операция башланганнан соң Роман берничә тапкыр хәрби хәрәкәтләр зонасына контрактчы булып китәргә теләгән. Әмма үз шәһәре хәрби комиссариаты аша аның бу эше барып чыкмаган. Ә Татарстанда ул теләгенә ирешә, Саклану министрлыгы белән килешү төзи.
«Махсус хәрби операция башлангач, анда булырга кирәклегемне сиздем», — дип белдерде Роман.
«Нурлатның хәрби комиссарыЗаһир Абдуллинга һәм аның ярдәмчесе Лилия Вәгыйзовага сәлам тапшырасым килә. Алар миңа контракт белән бик ярдәм итте: каршы алдылар, барлык документларны да рәсмиләштерделәр», — дип сөйләде ул.
«Түләүләр буенча вәгъдә ителгәнне түләделәр. Барлыгы якынча 700 мең сум», — дип аңлатты Роман.
Өстәвенә, аның сүзләренчә, тагын һәр ай саен 250 мең сум хезмәт хакы түләнә, өстәвенә барлык түләүләр вакытында килә.
«Менә без февральдә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы таныклыгын алдык, аның буенча коммуналь түләүләргә ниндидер (50 процент) ташламалар бар», — дип дәвам итте Роман.
Роман, үзе теләгәнчә, Херсон юнәлешендә медицина батальонында хезмәт итә. Аларның госпитале күчмә: ул бәрелешләр барган урында.
1 июньнән июль ахырына кадәр Татарстанда контракт төзүчеләргә түләү тагын да югарырак булачак. Бер тапкыр миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин.
Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat