Үзебездә төшерелгән һәм якын арада төшереләчәк фильм-сериалларны барладык

Көчле татар хатыны язмышын күрсәткән фильм, кино-энциклопедия һәм классик әсәр буенча тәүге сериал. Үзебездә төшерелгән һәм якын арада төшереләчәк фильм-сериалларны барладык.    

«Кырык дүртнең май аенда»

Халык язучысы Нурихан Фәттах әсәре буенча нәфис фильм узган елның август аенда төшерелеп бетте. Кино төрле мәйданчыкларда күрсәтелде, әмма әлегә кадәр зур премьера булмады.

Фильм Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызларның авыр язмышы, аларның көче, чыдамлыгы турында. Сценарийны танылган драматург Шамил Фәрхетдинов белән Александр Далматов язган. Фильмны әзерләүдә Нурихан Фәттахның тормыш иптәше Руфина Фәттахова да актив катнашкан. Актерларны сайлауда булышкан, иренең әнисеннән калган көянтә, ястык тышлыгын һәм келәмнәрен табып биргән.

Фильм командасы әлеге картинаны татар тормышын, кием-салымнарын, көнкүрешен күрсәткән кино-энциклопедия дип билгели.

– Төп максат – яшь буында тарихка һәм кешелеккә карата мәхәббәт тәрбияләү, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерү, – ди Александр Далматов.

Спектакльдә республиканың җиде театрыннан 50 актер катнашкан. Алар арасында – танылган артистлар Равил Шәрәфиев, Зөлфирә Зарипова, Дания Нуруллина, Алсу Гайнуллина, Хәлимә Искәндәрова һ.б.лар. Хәмдия ролен Тинчурин театры артисты Резедә Сәләхова башкара. Фильмны төшерү Арча, Әтнә, Лаеш, Югары Ослан, Питрәч районнарында барган.

«Кеше китә – җыры кала»

Теләчедә исә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» повесте буенча сериал төшерәләр. Ул классик әсәр буенча тәүге сериал булачак һәм 20 сериядән торачак. Фильмның режиссеры һәм сценарий авторы – Александр Далматов. Сериал – «Яңа Гасыр» телеканалы һәм «Ватан» кинокомпаниясенең чираттагы уртак эше. Моңа кадәр алар «Бер-бер хәл», «Алмаш», «Юллар чатында» сериалларын төшерде.

Сериалда вакыйгалар узган гасырның 30–40 нчы елларында татар авылында бара. Үзәктә җәмгыятьне борчыган мәңге актуаль мәсьәләләр – мәхәббәт, гаилә кору, ир-хатын, килен-каенана мөнәсәбәтләре, сугыш афәте, үлем, намус, дин.

Александр Далматов тарихи сериалның төп идеясен билгеләде.

– Мөхәммәт Мәһдиев авыл тормышын, халыкның гореф-гадәтләрен, тылдагы фидакарь хезмәтне, алгы сызыкта батырлыкны, хыянәтне һәм тугрылыкны күрсәтә. «Ватаныбыз өчен катлаулы вакытта көчсез булырга ярамый, һәрвакыт ир-ат һәм кеше булып калырга кирәк!» – ди. Бу тирән мәгънәне тамашачыга җиткерергә телибез, – ди кинорежиссер.

Баш рольләрдә – Әлмәт театры артистлары Илсур Хәертдинов, Ләйсән Әхмәдиева, Кариев театры артисты Илназ Хәбибуллин, Әтнә театры артисты Сиринә Хисмәтуллина. Премьера 2025 елның гыйнварында көтелә.

«Күперләр янганда» 

Тиздән республикада әнә шул исемдәге фильм төшерелә башлаячак. Темасы һәм сюжеты гади – көчле татар хатыны язмышы турында. Фильм режиссер Ника Пэракның тормышта күргәннәренә нигезләнеп төшерелә. Төп рольне дә Ника үзе башкарачак. Сценарист – драматург, «Яланаяклы кыз» сериалы сценарий авторы Раушан Шәриф.

– Төп хатын-кыз роленә кемне алырга дип озак уйладык. Әмма минем тормышымны үземнән башка беркем дә тирән, ышандыра торган итеп күрсәтә алмас дидек, – дип сөйләде Ника Пэрак. – Дөресен әйткәндә, бу – авыр роль. Фильмның эчтәлеге бик төпле, тирән. Раушан абыйга тормышымны сөйләргә 7 сәгать вакыт кирәк булды.

Шунысы игътибарга лаек: кастингта сайлап алынган гади кешеләр һәм татар телен белгән рус актерлары катнаша.

– Татар театрыннан актерлар юк. Чөнки безнең фильмда уйнарга түгел, «яшәргә» кирәк. Театр һәм кино – икесе ике төрле төшенчә, ике төрле дөнья, – диде режиссер.

Аның сүзләренә караганда, кастингка килгән 600 кешенең 70–80 проценты рус телендә сөйләшүчеләр булган. 3тән алып 80 яшькә кадәрге кешеләр катнашкан.  Нәтиҗәдә 132 актер сайлап алынган.

«Бөтен дөньяда «татарлар булдыра!» дип әйтерлек булсын». Яшь режиссер кино өлкәсендәге беренче зур эшенә әнә шундый зур максат белән алынган.

–  Татарның җанын, рухын күрсәтергә телибез. Безне үрнәк итеп куйсыннар, беркем белән дә чагыштырмасыннар. Безнең халык көчле, кыю һәм бик талантлы. Авыр сынауларга карамастан, һәрвакыт елмая. Татар халкын, кинематографын күтәрәсебез килә. Татарлар төшергәне күренеп торсын.

Фильм прокатка 2025 елда чыгар дип көтелә.

 


Фикер өстәү