Татарстан, Чувашия һәм Мари Элны «Бөек Идел юлы» туристик маршруты берләштерәчәк

Татарстан, Чувашия һәм Мари Элны нәрсә берләштерә? Киң сулы Идел, әлбәттә. Идел буенда урнашкан әлеге өч күршене тарихи атамалы «Бөек Идел юлы» туристик маршруты да берләштерәчәк. Яңа маршрут кайлардан уза? Аның хакы күпме? «ВТ» журналисты әнә шуларны белеште.

Яңа боҗра?

Идел аша узучы сәүдә юлы Бөек ефәк юлының бер өлеше булганлыгы турында тарих битләреннән укып беләбез. Әлеге тарихны яңартып, 2017 елда Россиядә «Бөек Идел юлы» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Хәзер ул Идел буенда урнашкан 14 төбәкне берләштерә. Әлеге төбәкара проект кысасында нәкъ шундый атамалы туристик маршрут барлыкка килде.

«Бөек Идел юлы» өч күрше төбәкне – Татарстан, Чувашия һәм Мари Элны берләштерә. Аның нигезендә шулай ук Идел аша узган сәүдә юлы, аның тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре ята. Узган ел әлеге проект илкүләм маршрут статусына лаек дип табылды. Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сүзләренә караганда, әлеге статус маршрутның әһәмиятен раслый.

– Әлеге тур бик бай тарихка һәм үзенчәлекле мәдәнияткә ия булган өч төбәкне берләштерә. Безнең төп идея һәм максат – урта Идел буе төбәкләренең үсешен анда яшәүче халыклар үсеше призмасы аша күрсәтү, – дип сөйләде ул журналистларга.

Әйткәнебезчә, әлегә бу тур өч төбәк аша гына уза. Киләчәктә шәһәрләр саны артырга мөмкин.

– Киләчәктә, әлеге маршрутны тагын да киңәйтеп, «Россиянең алтын боҗрасы» проектына аналог булырлык итеп эшләү нияте бар. Әйтик, без Самара, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләрен дә җәлеп итә алабыз. Шул рәвешле турист, бер сәфәргә чыгып киткән җиреннән, бер турда берничә шәһәрне, дистәләгән кызыклы урыннарны урап кайта алачак, – диде Иванов.

Нуленче чакрым – Казан

«Бөек Идел юлы» маршруты операторы Елена Илькун сөйләвенчә, туристлар Татарстан башкаласыннан кузгала. Казанга килү бәясе тур бәясенә кермәгән. Маршрут Йошкар-Ола, Чабаксар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге аша уза, аларга сәфәр кылу өчен аерым түләргә кирәкми.

– Маршрут дүрт көн буе дәвам итә. Туристлар Казаннан Зөягә су юлы белән бара, ә Чабаксар һәм Йошкар-Олага – автобуста. Турның бәясенә кунакханәдә яшәү, туклану, музейларга керү, театральләштерелгән тамашалар, остаханәләрдә катнашу, гид-экскурсовод хезмәте – барысы да кергән, – дип сөйләде Елена ханым.

Дүрт көн буе сәяхәт итү хакы бер кешегә 30 мең сумнан башлана. Кунакханәсенә карап, 36 меңгә кадәр җитәргә мөмкин.

24–27 майда яңа маршрутны Россиянең 40тан артык туристик оешмасы вәкилләренә тәкъдим иткәннәр. Журналистлар белән очрашуда алар беренче хис-кичерешләре белән уртаклашты. Берничәсендә хәтта Казан яки Чабаксарга күченү теләге дә уянган. Инфраструктурадан бигрәк, шәһәрләрнең рухы таң калдырган аларны.

– Һәр төбәк безне бик яхшы каршы алды. Бу маршрутның бер шәһәрен генә аерып булмый – ул тулы туристик продукт буларак бик камил эшләнгән. Күрше булып яшәүче бу өч төбәкнең шулкадәр тату булуына игътибар иттем. Туристларны шаккатыру елдан-ел авырлаша. Менә шундый үзенчәлекле турлар кирәк, – дип сөйләде Мәскәүдәге туристик оешмаларның берсеннән килгән Ирина Иванова.

Санкт-Петербургтан килгән Романга теплоходта Зөя утрау-шәһәрчегенә бару аеруча ошаган.

– Миңа гомумән дә андагы мохит бик үзенчәлекле тоелды. Йошкар-Ола шәһәре мине бөтенләй таң калдырды. Әллә ниләр күрми, белми ятканбыз, дидем. Ә Казанга килгәндә, минем монда беренче килүем генә түгел. Ял итү, күңел ачу өчен барлык мөмкинлекләре дә булган шәһәр. Иң ошаганы – Кол-Шәриф мәчете, – диде ул.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү