«Нинди генә хәлдә, халәттә булса да, бил алыш – әманәте абыйның»

Айзат туган авылы Сармашбашта көчле янгын вакытында ут эченә ыргылып, дөрләп янган йорттан газ баллонын алып чыгып, саланы зур фаҗигадән – шартлаудан саклый. Тормышта да, келәмдә дә батыр егет булды ул.

Зәйдә дә әледән-әле бил алышлар оештырыла. Соңгы айда Татарстанның атказанган тренеры Азат Хәйруллин, милли көрәш буенча Россиянең спорт остасы Шамил Сәлахов истәлегенә ярышлар узды. Югары Мәлем мәктәбендә көрәшче Айзат Кашапов рухын көрәш турниры уздырып искә алдылар. Көрәшеп тә куйды соң малайлар?! Яшь буын ундүрт үлчәү авырлыгында бил алышып, келәмдә чирканчык алды, Сабан туе рухын тойды. Сабан туйлары җиткәндә яшь җилкенчәкнең каны шулай кайный, йөрәге җилкенә, әйтерсең, аның күкрәгендә җигүле ат. Иң мөһиме яшь буын мәйдан тотып, каһарман Айзат абыйлары рухын зурлады.

Айзат туган авылы Сармашбашта көчле янгын вакытында ут эченә ыргылып, дөрләп янган йорттан газ баллонын алып чыгып, саланы зур фаҗигадән – шартлаудан саклый. Янгындагы аяусызлыгы белән күрше йортларга ут үрләвенә юл куймый ул. Айзатның бу кыю гамәле Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы игътибарыннан да читтә калмады.
Кеше китә, эзе кала. Ул Татарстанның авыл яшьләре Җәйге спорт уеннары чемпионы, Муса Җәлил истәлегенә узган турнирда ике мәртәбә призер булды. Татарстан чемпионатында сынатмады: көмеш медальгә ия булды. Билбау көрәшендә илкүләм, республика турнирлары призеры. Самара, Ырынбур Сабан туйларыннан урынсыз кайтмады.

– Айзатның үзенә генә хас көрәш алымнары бар иде. Гадел, беркайчан хәрәмләшмәде. Кем көчле, шул җиңә дигән принциптан чыгып эш итте, – дип искә ала тренеры Илсур Зыятдинов.

Айзат Кашапов тренер буларак, яшь буынны бил алышка өйрәтте, ярышларга йөртте. Хезмәтне яратты, ел да туган авылына кайтып, чәчү һәм урып-җыю эшләрендә катнашты. Күпсанлы җәрәхәтләр алу да аны яраткан шөгыленнән биздермәде. Әти-әнисе, туганнарының көрәшүеңне туктат диюенә дә карамады. Каты авырганда да җанында, калебендә көрәш булды. Гомере атылган йолдыз кебек булды аның.

– Нинди генә хәлдә, халәттә булса да, бил алыш – әманәте абыйның, – ди энесе Азат.

Азат абыйсы әманәтенә тугры калып, аның шөгылен, эшен дәвам итә. Туган авылында яшь буынны келәмдә чарлый, ярышларга йөртә. Үзе дә мәйдан тота.

Рәзимә Кашапова


Фикер өстәү