Илфат Шәехов: «Кеше исеме белән исем ясау берәүгә дә килешми»

Бүген гармунчының урыны түрдәме? Яшьләр гармунга кушылып җырлый беләме? Гармунның җаны бармы? Татарстанның атказанган артисты, баянчы Илфат ШӘЕХОВ белән әнә шулар хакында сөйләштек.

«Төп бәяләүче – халык»

– Кулга гармун алырга нәрсә этәрде?

– Ул миңа кан белән күчкәндер. Мәрхүм әтиебез баянчы иде, әни җырларга ярата. Заманында мөмкинлеге булса, җырчы булып китәр иде ул. Ике нефтьчедән җырчы тумаган кебек, әти белән әнинең тәэсире көчле булды. Аллаһы Тәгалә исә сәләтен бирде, юлын күрсәтте.

– Соңгы елларда гармунчы, баянчы яшьләр шактый. Араларында бик сәләтлеләре дә бар. Шул ук җырчылар белән чагыштырганда, бу өлкә сыйфат ягыннан үсеш кичерде кебек. Килешәсезме?

– Чыннан да шулай ул. Мин яшьрәк вакытта баянчылар һәм, гомумән, музыкантлар азрак төсле иде. Бәлки без аларны күрмәгәнбез генәдер. Аннан соң, элегрәк хәзерге кебек мөмкинлекләр дә булмады бит. Әйтик, ниндидер нота кирәк икән, эзләнергә, казынырга туры килә иде. Хәзер безнең интернет бар. Ул яктан яшь музыкантларга җиңелрәк.

Сыйфат һәм сәләткә килгәндә, мин үземнән яшьрәкләрне бәяли алмыйм. Төп бәяне халык бирә.

– Электән гармунчының урыны түрдә булган. Аеруча кызлар арасында абруйлы саналган. Гармунчыга багышлап язылган күпме җырлар, шигырьләр бар. Хәзер дә шулаймы?

– Гармунчының абруе бар, дип уйлыйм. Һәрхәлдә, бүген гармунчылар лаеклы исемнәрне алып тора, тамак туйдыру ягыннан да авырлыклар бар дип әйтмәс идем. Ул яктан кадер-хөрмәт җитми, дияргә тел әйләнми.

Ә халык мәхәббәте тырышлык белән яулана. Аңа өстәп, артистның сөйкемле сөяге дә булса, ул аны күрсәтә дә белсә, тамашачы шундук сизә, шундук гашыйк була.

– Татарның гармун-баян мәктәбе көчлеме?

– Беренчедән, безнең нигезебез көчле. Һәм, әйткәнемчә, хәзер камилләшергә мөмкинлекләр дә җитәрлек. Без яшьрәк вакытта инструмент бик дефицит булды. Хәзер чүплектә ята торган баян безнең өчен заманында бик дәрәҗәле, буй җитмәслек әйбер саналды. Бүген җаның теләгән һәм кесәңә туры килердәй инструментлар да, осталарыбыз да, музыка мәктәпләрендә көчле остазларыбыз да бар. Киләчәгебез бар, дип уйлыйм. Теләк кенә булсын. Талант булып, теләк булмаса да, бернигә ирешә торган түгел.

– Артист кеше гомере буе укырга тиеш, диләр. Ә баянчы?

– Белем һәм камиллекнең чиге юк. Дөресен әйтсәк, мин һаман үземнең уйнавымнан 100 процентка канәгать түгел. Бәлки, гомер буе уку да аздыр әле.

«Без кешедән оялабыз…»

– Сәхнәдә җырчы янында гармунчы яки баянчы булу – татар җыр сәнгатенең аерылгысыз бер өлеше. Хәзерге яшь җырчылар да, нинди генә заманча алымнар кулланмасыннар, бу традицияне саклый. Ул безнең канга сеңгән микән?

– Татар һәм башкорт халкын баянсыз, гармунсыз күз алдына китереп булмый инде ул. Безнең халык аның яңгырашына, моңына ияләнгән. Аннан соң, хәзер без барыбер дә «тере» тавышка кайтырбыз дип уйлыйм. Тамашачы электрон тавыштан арыды кебек. «Тере» тавышның энергетикасы бөтенләй башка шул аның. Һәм безгә һаман саен яңалык кирәк бит, гәрчә ул тарихның кабатлануы булса да.

– Яшьләр гармун-баянга кушылып җырлый беләме?

– Белә! Гел эстрада җырлары гына җырлап йөргән яшьләр арасында баян-гармунга шулкадәр моңлы итеп җырлаучылар бар. Кайберәүләрен тамашачы ишетсә, шаккатар иде. Мин аларның үзләренә дә әйтәм инде: мода артыннан куып, җиңел җырларга гына өстенлек бирергә кирәкми. Мөмкинлегең бар икән, нигә аны күрсәтмәскә?

– Татар җырлары (хәтта заманчалары да) башкалардан аерылып тора. Һәрхәлдә, без аерабыз инде. Шул ук вакытта безгә хас булмаган мотивлар еш ишетелә хәзер. Ул безгә кирәкме икән?

– Төрлелек арткан саен яхшырак. Гел халык җыры, гел рок, гел джаз гына тыңлап утырып булмый бит инде. Тегесен тыңлап карыйсы килә, монысын, дигәндәй. Ул кешене һәм аның дөньяга карашын да үстерә. Минем өчен иң мөһиме – җырның сүзләре итагатьле булсын. Ничек кенә булса да, татар халкының тәрбиясе башка. Без кешедән оялабыз, күрше ни әйтер, дип борчылабыз. Гомергә шулай булачак. Мин моны бер дә начар әйбер дип санамыйм.

– Кызганыч, оялып тормаучылар да бар шул…

– Монда да мин бәяләүче була алмыйм, халык хөкем итә. Һәр кеше үзе өчен үзе җавап бирергә тиеш. Әмма мин, эстрада хәлләрен бераз тәртиптә тоту өчен, худсовет кебек берәр оешма булдыру яклы. Ниндидер контроль булырга тиеш инде ул.

«Салават абый белән эшләү – үзе дәрәҗә»

– Сезне күпләр Салават баянчысы буларак белә. Аның белән ничә ел эшлисез инде?

– 19 нчы сезоннан бирле. Быел 17 нче сезоным була икән.

– Берәү булса, танылган кеше белән эшләвен үзенә исем, «пиар» ясау, дан казану өчен файдаланыр иде…

– Кеше исеме, авторитеты белән генә исем ясаучыларны аңламадым һәм аңламыйм. Теләсә кайсы өлкәне алсаң да, берәүгә дә килешми ул. Аны халык болай да белә бит. Салават абый белән эшләү – үзе зур дәрәҗә, үзе бәхет минем өчен. Элек аның белән, Альфред (Якшимбетов. – Авт.) абыйлар белән ерактан исәнләшеп китсәң дә, синнән дә бәхетле кеше булмый иде.

Безнең театрны, чын мәгънәсендә, гаилә дияр идем мин. Салават абый әти кебек, Ләйсән апа әни кебек, Альфред абый һәм Ядкәр абый туганнарым кебек миңа. Ә гаиләдән, миңа монда ошамый, тегендә акча күбрәк түлиләр икән, анда җылырак икән, дип кенә китеп булмый. Үзара хөрмәт булганда гына ул нык санала.

– Гармун телләрен кирәк өчен түгел, күңел өчен тибрәткән чакларыгыз да буладыр?

– Озаграк уйнамый торсаң, сагындыра. Аеруча яраткан инструмент булса. Ул бит күңелне тынычландыра, ниндидер бер ләззәт бирә. Әти дә шулай ди торган иде. Моны хәтта галимнәр дә раслаган бит. Мин әти-әниләргә дә еш әйтәм: балагызны музыка мәктәбенә бирегез, нинди дә булса музыка уен коралын үзләштерсен. Зурларга да киңәшем шул. Аның файдасы бик күп. Баш мие эшчәнлегенә дә, әйткәнемчә, нерв күзәнәкләренә дә йогынтысы әйтеп бетергесез зур.

– Гармунның да җаны бар, диләр. Килешәсезме?

– Хәтта көрәкне дә яратып тотмасаң, эшеңнең рәте булмый. Бөтен нәрсә яратудан башлана.

 

Блиц-сораштыру

– Иҗат кешесенең кумиры булырга тиешме?

– Миңа калса, һәр кешенең үз юлы булырга тиеш. Кемгәдер карап, тәҗрибә тупларга, сокланырга була. Шәхсән минем кумирым юк.

– Баян әйбәтрәкме яки гармунмы?

– Утызы да бергә. Барысы да кирәк.

– Аеруча кадерле инструментыгыз бармы?

– Минем 29 яшькә кадәр үз инструментым булмады, шуңа аларның барысы да үзенчә кадерле.

– Ә шәхси коллекциягездә ничәү алар?

– Кем чутласын инде аны. Кыскасы, хатын йөргәндә бәрелеп, абынып йөри инде (көлә).

 


Фикер өстәү