Татар авыллары янә зур сынау кичерә. Яз башында Оренбург өлкәсен су басты. Аннары Себердәге милләттәшләребезнең башына бәла килде. Башка урынга күчеп киткән кешеләр әле дә үз йортларына әйләнеп кайта алмый. Төмән өлкәсенең Вагай районындагы Карагай авылы – 15 майдан бирле су астында. Алар да, Омск өлкәсендә яшәүче татарлар да ярдәм көтә.
Ун минут эчендә авыл су астында калды
Карагай – Россия Герое Рөстәм Сәйфуллинның туган авылы. Аның турында язма әзерләгәндә: «Бездә җәй көне бигрәк матур инде. Кунакка килегез», – дип чакырып та калганнар иде. Хәзер менә үзләренә дә яшәр урын юк. Авыл халкы эвакуацияләнеп, кайсы кая таралышып беткән. Андагы фаҗига турында геройның сыйныф җитәкчесе Галия ханым Илчебакиева белән сөйләшәбез.
– Фаҗига көтмәгәндә башланды дип әйтеп тә булмый. Белә идек, әмма мондый хәлгә үк төшәчәгебезгә күңел ышанмады. Эвакуация булыр дип алдан ук хәбәр биреп йөрделәр. Иртыш ярларыннан чыгар дип уйлаган идек анысы. Беренче тапкыр гына түгел. 2016, 2018 елларда булды шундыйрак хәл. Ул вакытта зыян килмәде. Көн-төн авылыбыз белән ярларны ныгытканга, бәлки бу юлы да котылып калырбыз дигән өмет бар иде. Бик тырыштык. Чиратлашып, капчыкларга ком, балчык тутырдык. Юкка маташабыз, ахры, дигән уйлар да килде башка. Ике ел Иртышта бөтенләй су булмады бит. Без дамбаны ныгытканда да берни юк иде әле.
«Су дамбаны ерып керде», – дигән хәбәр тиз таралды. Ирем: «Әйдә, авылны урап кайтабыз», – дип, мине сазлыкта йөрү өчен үзе ясаган болотоходка утыртып алып китте. Клуб, мәктәп яннарын урап, авылның төньяк өлешенә чыксак, федераль юлдагы күпер, җимерелеп, китеп бара. Кире борылсак, 5–10 минут эчендә йортыбыз су астында калган булып чыкты. Шундый куркыныч булып китте. Күршем Мәликә апа белән әле иртәгә генә юлга кузгалырбыз дип йөри идек. Шалтыраттым. «Мәликә апа, без инде су астында», – дидем. «Хәзер карап керим әле», – дигән була. «Йөрисе юк, җыен, әйдә», – дидем. Инде машиналар йөрерлек түгел иде. Коры җиргә көймә белән чыгарып куйдылар да Дубровная авылына алып киттеләр. Берничә көн элек мәктәпне, күпбалалы, инвалидлары булган гаиләләрне шунда китергәннәр иде. Әмма безнең автобустан анда беркем дә каласы итмәде. Мин дә Касьяново авылына, туганнарым янына юл тоттым. Бүген исә Сургутка, балаларым янына килдем. Башта ук чакырганнар иде дә, имеш, су тиз генә китеп барыр да авылга кайтырга якынрак булыр дип уйладым. Күбесе Төмәнгә, Тобольскига китеп барды: кем – туганнары, дуслары, кем балалары янына инде.
Авылда күз-колак булырга берничә ир-ат калды. Ирем дә шунда. Калкулыктарак утырганга, су идән астында гына. Мунча, каралты-куралар, бакчалар – барысы да су астында. Киткән кешеләрнең берсе дә әйләнеп кайтмаган әле. Авылда калган ирләр белән хәбәрләшеп яталар. «Безнең өебезне фотога төшереп җибәр әле», – дип, иремнән дә сорыйлар. Тыштан төшерә инде, эчендә ни барлыгын кем белгән.
Шулай итеп, авылның 80 проценты диярлек су астында калды. Авылда өлкән кешеләр: «Безнең мондый хәлне үз гомеребездә күргән булмады», – дип сөйлиләр.
Чыннан да, башка сыймаслык хәл бу. Аны берничек тә аңлатып булмый. Йортларын су баскан кешеләр бернисез калды бит. Әле бездә һаман салкын көннәр тора. Сентябрь аенда инде яңадан кар төшә башлый. Бу вакыт эчендә генә, хәтта су китсә дә, өй эчләре кибеп өлгерә алмас. Күп кешенең йортлары иминиятләштерелмәгән. Халык гомере буена берәмтекләп җыйган запасыннан коры калды. Кышка дип әзерләгән утыннарыбыз, читәннәребез агып китте. Хайваннарыбыз да юк безнең. Көтүләре белән куып киткәндә, авылга су кергән иде инде. Кайда икәнлекләрен дә белеп бетермибез. Таралыштылар чөнки. Сарыкларга аюлар һөҗүм иткән икән дигән хәбәр генә килеп иреште. Су 10 сантиметрга кимегән, дигәннәр иде. Ышанасы да килми. Диңгез кебек бит әле. Ярлары да күренми.
Ярдәм кирәк безгә дә
Башкалар кебек Карагай халкы да ярдәм көтә.
– Ашап-эчеп торырга дип, җан башына унар мең сум акча өләштеләр. Һәр йортка иллешәр мең сум бирәселәр дип ишеткән идек. Әлегә күренми. Безнең тирәдә гел татар авыллары зыян күрде бит. Шуңа күрәдер инде, Төмән мөселманнары ярдәм җибәргән дигәннәр иде. Авылда кеше яшәмәгәч, белеп тә бетермибез. Омск өлкәсенең бездән ерак түгел урнашкан Әшүән, Каенавыл кебек татар авылларына Бөтендөнья татар конгрессыннан ярдәм килгән, дип сөйләделәр. Бәлки, безне дә искә төшерерләр әле.
Галия ханым шул җәһәттән беренче чиратта нәрсәләр кирәклеген дә әйтте.
– Азык-төлек, эчәр су кирәк тә кирәк инде. Авылда яшәүчеләрнең күбесе – олы яшьтәге кешеләр. Пенсиянең очын очка ялгап яшәүчеләр дә күп. Инвалидлар да бар. Йортларны киптерер өчен бигрәк тә генераторлар, җылыту пушкалары, су кудырыр өчен насослар, аларны эшләтер өчен ягулык кирәк. Ирем, авылны олы җир белән бәйләүче бердәнбер транспорт чыганагы булган «Заря» теплоходына утырып, генератор алып кайткан. Әмма ягулык белән проблема килеп чыккан. Электр энергиясе дә юк бит.
Ташламыйбыз!
Омск өлкәсендә исә Кайлы, Усть-Ишим, Әшүән, Кече Игиза, Зур Тибенде, Әбәркүл авыллары аеруча зыян күргән. Чит төбәкләрдә зыян күргән татар авылларын Бөтендөнья татар конгрессы гадәттә гел күз уңында тота. Су астында калучыларга нинди ярдәм күрсәтелә икән дип, конгресс Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев белән элемтәгә кердек.
– Сүз дә юк, милләттәшләребезгә булдыра алган кадәр ярдәм итәчәкбез. Бу эшкә без су фаҗигасе башлануга тотындык. Мөрәҗәгать белән чыктык. Теләүчеләр булса, Бөтендөнья татар конгрессы сайтында барлык мәгълүматлар да күрсәтелгән. Самара өлкәсендәге, Башкортстан республикасындагы татар оешмалары беренчеләрдән булып күтәрелде. Омск шәһәрендәге татар җәмгыяте җитәкчесе Тамир Алимбаев бер миллион сум акча күчерде. Бу хакта дин әһелләре форумында да сөйләштек. Һәлакәттә зыян күрүчеләргә ярдәм итү йөзеннән, махсус штаб оештырылды. Ярдәм белән Омск өлкәсенә бер фура китте инде. Бу атнада Омск өлкәсенең Усть-Ишим, Төмән өлкәсенең Вагай районнарына җибәрәбез.
Июнь урталарыннан башлап, зыян күргән татар авылларындагы балаларны ике сменада Татарстандагы лагерьларда ял иттерәчәкбез. Бу эшне җирле татар җәмгыятьләре оештырачак. Барлык чыгымнарны да үзебез күтәрәбез. Мондый тәҗрибәбез бар инде. Узган ел Курган өлкәсендәге Йолдыз авылы янып көлгә әйләнгәч тә, балалар Актаныш районындагы «Бүләк» лагеренда ял итеп киттеләр.
Эвакуацияләнү сәбәпле, әлегә су баскан авыллар бушап калды. Халык өйләренә кайткач, кемнәр нәрсәгә мохтаҗ икәнлеген белешеп, авылларда йөрергә исәп бар.
Форсаттан файдаланып, без дә конгресска Карагай авылы халкының гозерен җиткердек.
Сан
Иртыш елгасында су биеклеге 13 метр 3 сантиметрга җиткән. Бу – 2016 елгы рекорд дип саналган саннан 1 метрга артыграк. Су күтәрелү аркасында юлларның 12 участогы сафтан чыккан. Хәзер авыллар арасында, рейс транспорты буларак, «Заря» теплоходы йөри.
Кайда ничек?
Оренбург өлкәсе
Фаҗига 5 апрельдә башлана. Оренбург һәм Орск шәһәрләрен су баса. Бүген 14,4 мең торак йорт, 30 мең бакча – су астында. 35 торак пункт бу бәладән зыян күрә. Өлкәдә гадәттән тыш хәл кертелгән, ирекле төстә эвакуация бара.
Курган өлкәсе
8 апрельдә су өлкәнең күп кенә районнарында бер метрдан артыкка күтәрелә. 16 апрельгә 305 торак йорт, 685 бакча йорты су астында кала.
Самара өлкәсе
Ташу 4 апрельдә башлана. 36 йорт, 236 бакча участогы су астында кала. 16 апрельгә бу сан 181гә һәм 1053кә җитә.
Алтай крае
Бу төбәктә гадәттән тыш хәл 30 мартта ук кертелә. Су 2метрдан алып 4 метрга кадәр күтәрелә. Апрель башында ук 470 йорт, 940 бакча участогы су астында кала.
*24 майга Погода Mail.Ru мәгълүматлары
Метеодиагностика үзәге җитәкчесе Александр Шувалов:
– Су күтәрелү күп очракта кышкы һәм җәйге явым-төшемнәрнең кисәк кенә артуына бәйле. Су басу кайбер очракларда тиз арада бетәргә дә мөмкин. Мәсәлән, Сочи районнарында су берничә сәгать эчендә күтәрелә, шулай ук тиз генә диңгезгә агып та китә. Озакка сузылган су басулар да була. Гадәттә су елганың башланган урынында җыела да, агып китеп, буеннан-буена ярларга сыеша алмый. Мәсәлән, Орск һәм Оренбургтагы су басуларга кар эрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән ташкыннар белән бергә җылы яңгырлар явып китү дә сәбәпче.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat