Бүген төнлә Һава һөҗүменнән саклану көчләре Краснодар крае күгендә Украинаның корабларга каршы биш “Нептун” ракетасын һәм өч дистә пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итә.
“Бүген төнлә Һава һөҗүменнән саклану көчләренең дежур төркемнәре Краснодар крае күгендә Украинаның корбаларга каршы биш “Нептун” ракетасын һәм өч дистә пилотсыз очкычын бәреп төшерде. Россиянең Һава һөҗүменнән саклану көчләре шулай ук Воронеж, Белгород һәм Тамбов өлкәләре территорияләре өстендә самолет тибындагы берәр пилотсыз очкычны юкка чыгарды,” – диелгән хәбәрдә.
Кубань губернаторы Вениамин Кондратьев билгеләп үткәнчә, Темрюк районында һава һөҗүме сәбәпле нефть базасына зыян килгән. Анда өч цистернага ут капкан, предприятиенең ике хезмәткәре зыян күргән. Янгын тиз генә вакыт эчендә сүндерелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat