Юл иминлеген саклаучылар чаң суга: республика юлларында балалар һәм мотоциклда җилдерүчеләр катнашында аварияләр саны арта. Иң аянычы да шул: фаҗигадә зыян күрүчеләр генә түгел, үлүчеләр дә күп. Юлларда хаталанырга ярамаганны, рульгә тотынганчы җиде кат уйларга кирәклеген, фаҗигагә китерә торган сәбәпләрне Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов искә төшерде.
Тынычланырга ярамый
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы куркыныч саннар белән уртаклашты. Быелның дүрт аенда Татарстанда 791 юл-транспорт һәлакәте булган. Юл фаҗигаләре 92 кешенең гомерен өзгән, 959 кеше зыян күргән. Шунысы да бар: узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда аварияләр саны кимесә дә (125кә), үлүчеләр 28 кешегә артыграк.
Иң аянычы – юлларда балаларның гомере өзелә. Дамир Бикмөхәммәтов сүзләренчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 5 бала юл һәлакәтендә үлә. Аның икесе пассажир булса, өчесе – җәяүлеләр.
Былтыргыга караганда ике балага күбрәк бу.
– Аварияләр һәм аларда зыян күрүчеләр саны кимүгә карамастан, теләсә нинди бала үлеме – фаҗига ул. Мондый аварияләр бөтенләй булмаска тиеш! – ди Дамир Бикмөхәммәтов.
Аварияләрнең сәбәбе итеп олыларның битарафлыгын атыйлар. Ягъни балаларның ата-аналары яисә туганнары юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмый. Быел пассажир балалар катнашында 33 авария очрагы теркәлгән. Алдарак әйтеп үткәнебезчә, ике баланың һәлак булуы билгеле. Дамир Бикмөхәммәтов бу урында руль тоткан зурларның тизлек режимын бозуларын, һава торышы шартларына игътибарсыз булуларын, арыган килеш машина белән идарә итүләрен сәбәп буларак санап үтте. Балаларны махсус утыргычта йөртергә кирәклегенә басым ясады.
– Кагыйдәләр буенча, 7 яшькә кадәрге балаларны махсус утыргычта йөртергә кирәк. Шуны аңласыннар иде: бу утыргычлар автоинспекциягә һәм штрафка җәлеп итмәсеннәр өчен түгел, иң элек балаларның иминлеге өчен кирәк бит. 12 яшькә кадәр балаларны да утыргычта йөртергә киңәш итәбез. Бу да баланың гомер иминлеге өчен кирәк. Утыргычның каешы куркыныч җәрәхәтләрдән саклап калырга мөмкин, – дип аңлатты Дамир Бикмөхәммәтов.
Моңа өстәп җәяүле балалар катнашындагы аварияләрнең һәр дүртенчесе бала-чаганың саксызлыгы аркасында килеп чыга икән. Ягъни балалар юлга аны-моны белештермичә чыга, рөхсәт ителмәгән урыннарда, җәяүлеләр өчен билгеләнмәгән юлларда йөри. Мондый ваемсызлык корбаннар санын арттыра гына шул…
Җилләр булып җилдерәләр
Ваемсызлык зурларда да көчле. Кызганыч, соңгы арада мотоциклда йөрүчеләр катнашындагы аварияләр турында еш ишетергә туры килә.
Хокук сакчылары китергән статистикага күз салсаң, быел мотоциклда йөрүчеләр катнашында 39 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда биш кешенең гомере өзелгән, 35 кеше җәрәхәтләнгән.
Әле узган атнада гына Югары Ослан районында 29 яшьлек BMW мотоциклы йөртүчесе, тизлекне арттырып, «тимер ат» иярләгән башка иптәшләре белән бәрелеште. Бу фаҗига өч кешенең гомерен вакытсыз өзде…
Дамир Бикмөхәммәтов мототранспорт белән идарә итү кагыйдәләрен искә төшерде.
– Мопед, скутер белән 16 яшьтән идарә итәргә ярый. «М» категорияле транспорт йөртү таныклыгы кирәк. Зур мотоциклларга исә 18 яшьтән, «А» категорияле йөртү таныклыгы булганда гына утырырга ярый, – диде ул. Кагыйдәләрне санга сукмаган очракта, 16 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә машина йөртү таныклыгы булмыйча транспорт чаралары белән идарә иткән өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat