Россия Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арадашчылыгындагы сөйләшүләр нәтиҗәсендә 75 хәрбине әсирлектән коткарган. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә.
Шулай итеп, 31 майда Киев режимы контрольлегендәе территорияләрдән әсирлектәге 75 хәрби илебезгә әйләнеп кайткан. Шулай ук Украинаның да 75 әсире өйләренә җибәрелгән.
Әсирлектән азат ителгән хәрбиләр Мәскәүдә Оборона министрлыгының медицина оешмаларында дәваланачак. Аларның һәркайсына кирәкле медицина ярдәме һәм психологик ярдәм күрсәтелә.
Моннан тыш Дәүләт Думасы депутаты Шамсаил Саралиев “РБК”га хәбәр иткәнчә, Россия һәм Украина һәлак булган хәрбиләрнең мәетләре белән дә алышкан. Мәскәү – 45, Украина – 212 хәрбинең мәетен кайтарган.