Әбекәй: «Миңа эшләгән яхшылыкларны – йөрәккә, яманлыкларны суга язып бардым»

Шулай бервакыт бер зирәк карчыктан:

– Әбекәй, син гомер буе авыр тормышта яшәсәң дә, күңелең белән безгә караганда да яшьрәк кала алгансың. Моның берәр сере бармы? – дип сораганнар.

– Бар, балакайларым, – дигән ул. – Гомер буе миңа эшләгән яхшылыкларны – йөрәккә, яманлыкларны суга язып бардым. Киресенчә эшләсәм, йөрәгем хәзер теткәләнеп, яра өстенә ярада булыр иде. Ходай Тәгалә безгә искә төшерү һәм оныту сәләте биргән. Безгә яхшылык эшләсәләр, рәхмәтлелек сыйфатыбыз аны һәрчак истә тотарга өнди, яратуыбыз исә яманлыкны оныттыра.


Фикер өстәү