Пәйгамбәребез: Кеше үлгәч, өч төрле гамәлдән кала кылган гамәлләре өчен әҗер килү туктый

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам:  «Әти-әни баласына  бирә  алган иң күркәм әйбер – тәрбия», – дип әйткән. Шулай  ук  икенче  бер  хәдистә болай дип  әйтелә:  «Әти  кеше  өчен бала тәрбияләү көн саен күп күләмдә сәдака биреп баруга караганда яхшырак». Тагын бер хәдистә:  «Тәкъва булыгыз һәм балаларыгыз арасында гаделлек белән эш итегез (аларның һәрберсенә дә бертигез игътибар бирегез һәм кайгырту күрсәтегез)», – дип әйтелә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм:  «Дөреслектә, кыямәттәге хөкем вакыты үткәч, җәннәттәге бер кеше үзе лаек булмаган дәрәҗәләргә күтәрелер. Ул шулвакыт: «Бу дәрәҗә миңа ни өчен  бирелде?» – дип  гаҗәпләнер. Аңа: «Бу – балаңның синең гөнаһларыңны  ярлыкауны сорап кылган догалары өчен», – дип җавап кайтарылыр», – дип әйткән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кеше үлгәч, өч төрле гамәлдән кала кылган гамәлләре өчен әҗер килү туктый. Ул өч  гамәл: әҗере бетми торган сәдака – сәдака җәрия, кешеләргә файда китерә  торган гыйлем, аның өчен Аллаһы Тәгаләгә дога кылачак изге бала», – дип әйткән.

(«Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан)


Фикер өстәү