Путин — Үзбәкстанда: нинди яңа проектлар нигезләнде?

Путинның Үзбәкстанга визиты көтелгәннән озаккарак сузылды: ике көн урынына өч көн дәвам итте. Кайчандыр бер түбә астында яшәгән көньяк күршенең бүген Россия өчен стратегик әһәмияте кискен артуын әйтеп тору кирәкмидер. Блокада боҗрасына куып кертелә язган ил Азия дәүләтләренең аркадашлыгыннан башка авыр хәлдә калыр иде. Хәер, бу аркадашлык та зур кыенлыклар белән сынала: Кытайга акча күчерү авырлашты. Россия бизнесы  алар белән исәп-хисапны Казахстан аша ясый башлаган иде дә, казах дуслар соңгы көннәрдә шулай ук Кытайга Россия акчасын күчерүне туктатты.  Bank of China санкцион продукциягә Казахстан аша түләүләрне дә үткәрми икән. Бу мәгълүматны без вазгыять аңлаешлы булсын өчен китерәбез.

Кремль лидеры ясаган соңгы сәфәрнең Россия өчен гадәттән тыш әһәмияткә ия булуын аңлау өчен, югарыда әйтелгәннәр җитә. Тагын шуны өстик: Көнбатыш лидерлары – Урта Азиядәге элекке совет республикаларында еш кунак. Макрон үткән ел азагында гына төбәк буенча зур турне ясады. Мирзиёевның Франциягә ике тапкыр баруын да искә алырга кирәк. Англиянең хәзерге тышкы эшләр министры Кэмерон күптән түгел генә Ташкентта булып кайтты. Блинкен – АКШның дәүләт секретаре – шулай ук төбәкне әйләнеп чыкты. Астанада ул С5+1 дип аталган төбәктәге биш дәүләтнең министрларын җыйган мөһим очрашу үткәрде. Шольц Ташкентка килмәде, әмма Үзбәкстан Президенты Берлинга үзе барды һәм күпсанлы дәүлатара килешүләр төзеде. Күрәбез: Урта Азия дәүләтләре белән Көнбатыш арасында тыгыз элемтәләр яши.

Зур мәйданнарга җәелеп яткан бу төбәкнең табигый ресурсларга бай булуын да искә алырга кирәк. Алтын, уран, табигый газ һәм нефть ятмалары биредә буа буарлык. Үзбәкстан уран чыгару буенча дөньяда бишенче урында тора. Алтын чыгару буенча – беренче унлыкта. Үзбәкләр үткән ел алтын экспортын 2,3 тапкыр арттырган, гомуми товар экспорты 30,6 процентка үскән. Динамика күз алдында. 2022 елда Россия өстенә санкцияләр ишелеп төшкәч, Үзбәкстан безгә экспортны – 20,3 процентка, текстиль экспортын 50 процентка якын үстерүгә ирешкән. 2023 елда Россия – Үзбәкстанда компанияләр ачу буенча лидер. Саннар күрсәтә: үзбәкләр экспортны үстерә, Россия – аларга инвестицияләрне. Берсүзсез аңлашыла: хезмәттәшлек үзбәкләр өчен отышлы. Россия өчен дә начар түгел дип саныйк, шулай да Ташкент күбрәк ота. Вазгыять шундый: Мәскәүгә Урта Азия белән (аеруча Үзбәкстан белән) стратегик элемтәләрне югалтырга ярамый. Бердән, совет чорыннан ук безнең икътисадлар кендекләре белән бер-берсенә береккән. Хәзерге шартларда авиация төзелешен үзбәкләрдән башка аякка бастыру кыен. Икенчедән, төбәктә Россиядән бушаган урынны көнбатышлылар һәм Кытай яулап алачак. Көрәш болай да кискен бара.

Путинның Үзбәкстанга соңгы сәфәренең әһәмиятен бераз булса да аңлата алдык дип исәплик. Бик күп рәсми документларга имза салынды, яңа проектлар нигезләнде. Ләкин бу юлларның авторы рәсми кәгазьләр һәм дипломатик чыгышларны читкә куя да вазгыятькә үзбәк бизнесы күзлегеннән карый. Алар ничек, канәгатьме бу очрашулардан? Әйтмәсәк тә аңлашыла торгандыр: үзбәкләр вазгыятьтән мөмкин кадәр күбрәк бонуслар савып калырга тырыша, чөнки аларның сайлау мөмкинлеге бар. Мәскәү булмаса, башка партнерлар көтеп тора. Дөресен генә әйткәндә, көнбатышлылар күбрәк үзләре саварга ярата, бик саудырмый. Күптән түгел генә Англиянең тышкы эшләр министры Кэмерон Урта Азия дәүләтләрен әйләнеп чыкты. Ул аларга «бәйсезлекләрен ныгыту өчен» 50 миллион фунт стерлинг күләмендә акча бирү вәгъдәсе белән килде. Зур сумма түгел, ләкин бүләк ителгән атның тешен карамыйлар. Кэмерон төбәккә иң кыйммәтле бизнес-джетларның берсе Embraer Lineage-1000ны арендалап килгән. Бәясе – 42 миллион фунт стерлинг. Акчаны каян алган, дисезме? Шул теге бәйсезлекне ныгту өчен вәгъдә ителгән суммадан. Бу хакта Guardian газетасы сөйли.

Россия – элек-электән юмарт дәүләт. Африка дәүләтләренең Мәскәү тарафыннан кичерелгән бурычлары гына да дистәләгән миллиард доллар тәшкил итә. Кара континентның Мәскәү тарафына кискен борылыш ясавы шуннан аңлашыла торгандыр. Үзбәкләргә дә ярдәмчел булырга туры килә. Бу Үзбәкстанга Россия саткан газ бәясендә ачык чагыла. Зәңгәр ягулыкның бүген дөнья базарындагы бәясе – мең кубометрга 375,56 доллар. Кытайга без аны күпкә арзангарак сатабыз. Чиннар мең кубометрга 260–270 доллар түли. Берни дә әйтә алмыйсың: алар алмаса, кая куясың? «Газпром» болай да, базарларны югалту сәбәпле, бөлгенлек хәлендә. Кытай базарын югалтырга ярамый, зур суммаларга төшереп, торбалар сузылган. Аларның үзкыйммәтен генә булса да капларга кирәк. Тагын бер нәрсә бар: Россия газы арзан булса да, чиннар икенче торбаны сузу турында килешү төзергә ашыкмый.

Үзбәкстанга газ бөтенләй пүчтәк бәядән озатыла: мең кубометры – 160 доллар гына. Дөрес, күләм артык зур түгел. 3 миллиард кубометрга да тулып җитми. Калькуляторга салып исәпләп карый аласыз, үзбәкләргә күпме акча бүләк иткәнне белү өчен. Аркадаш дәүләт бик шөкер итә, билгеле. Әмма үзбәк элиталарының аппетиты котыра. Бушлай диярлек биргәндә, алмый калу үзе  читен бит ул. Һәм алар алу гына түгел, күләмне 11 миллиард кубометрга кадәр арттыру ягында. Мәсьәләнең кызыклы ягы шунда: үзбәкләргә аның кадәр газ кирәк түгел. Алар аны җир астына күмеп куярга да җыенмыйлар. Россия газын «Үзәк Азия – Кытай» газүткәргече аша Кытайга озатырга ниятлиләр. Ләкин үзбәк бизнесы транзит өчен түләнә торган акчага гына канәгатьләнми. Шартларны үзләренә гаҗәп дәрәҗәдә файдалы итеп куя. Россиядән газны 160 долларга сатып алырга да, үзбәк газы итеп, Кытайга 270 доллардан сатарга. Калькуляторыгызны кабызыгыз әле, күпме отачаклар? Моның өчен аларга үз газ системаларын модернизацияләргә 500 миллион доллар акча тотарга кирәк булчак икән. Өскә миллиардлар ишелергә торганда, аның кадәр генә акчаны кызганмыйсың инде. Килешүгә әле ирешелмәгән, әмма Кремль белән дуслыктан үзбәкләр нигездә канәгать.


Фикер өстәү