Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram мессенджеры һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге язылучыларын Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрик итте.
«Балаларыбыз бәхетле булсын. Бәйрәм белән дуслар! Балаларны яклау көне белән» — дип язган ул.
Республика җитәкчесе шулай ук видеоролик урнаштырган, анда балалар рус һәм татар телендә әти-әниләрен яратулары һәм алардан нәрсәгә өйрәнә алулары турында сөйли.
«Ата-ана өчен иң кадерлесе – балаңның «Мин сине яратам!» дигән сүзләре. Ә бала өчен иң кадерлесе — аның әти-әнисе», — ди видеоның финалында кадр артындагы тавыш.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat