5 июньнән гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләрендә сөркә-байбак (сурка–байбак) аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый. Бер рөхсәт бер генә баш җәнлеккә бирелә.Сезон 15 июньнән 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
Гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләре буенча сөркә аулауның рөхсәт ителгән нормалары бар. Әйтик, ул Лениногорскида –160, Баулы районында – 80, Ютазыда – 40 баш.
Рөхсәт алу өчен гариза, (паспортның төп нөсхәсе), аучылык билеты (төп нөсхә), рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум), хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү турында квитанция (60 сум).
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat