Сабыйлар уйнап үзгәрә. 1 нче июньдә башкалабызда Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта республиканың балалар бакчалары арасында «Акыллы Уеннар» беренче республикакүләм чемпионаты узды. Чарага төрле районнардан 200 бала, аларның шуның кадәр үк әти–әниләре һәм 150 тәрбияче килгән иде.
Проектны «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашыра.
– «Бала-Сити» командасы әлеге проектның методикасын эшләп, Кытайдан 100 уен комплекты кайтарды. Мин мондый дәрәҗәдәге кызыксынуны көтмәгән идем. Әлеге уеннарда 500дән артык кеше катнаша. Бу проект туган телебездә бара. Бездән хәтта аны тәрҗемә итеп, рус телендә дә булдыру турында сорыйлар. Без аны да эшләячәкбез, – диде чарада катнашкан Марат Әхмәтов.
Марат Әхмәтов белдергәнчә, «Акыллы уеннар» проекты балага шәхес буларак формалашырга ярдәм итә. Аның фикерләү һәм сөйләм сәләте бергә үсә. “Файдасы бар икәнлеге бүгенге залдан күренеп тора. Балалар янып то, битараф бер генә кеше дә юк. Шундый җылы милли мохиткә бик сөенәм” –диде ул.
«Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре генераль директоры Альбина Насыйрова белдергәнчә, «Акыллы Уеннар» – Татарстанда эшләнгән алдынгы EdTech продукт, уникаль белем бирү программасы (балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәпләр өчен), өстәл уеннары җыелмасы һәм цифрлы кушымта. Проектның төп максаты –балаларда татар теленә мәхәббәт уяту, туган телдә сөйләшү күнекмәләрен саклау һәм арттыру, мәдәниятебезне үстерү, уңышлы укыту системасын булдыру, балаларда шәхес формалашу өчен нигез салу.
Мондый программа илебезнең бер төбәгендә дә юк. Шунысы сөенечле: узган уку елында программа республиканың 100 бакчасына кертелде. Алар арасында Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Алексеевск, Арча, Әтнә, Аксубай, Апас, Баулы, Балтач, Яңа Чишмә, Кайбыч һәм башка район, шәһәрләр дә бар.
«Акыллы уеннар» программасының методисты һәм тренеры Гүзәл Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, чемпионатка ел дәвамында балалар яратып уйнаган биш уен сайлап алынган. Арада «Түбәтәй» уены да бар. Аннан һәр бакча үзенекен үткәргән. Балалар арасында иң яхшы уенчылар чемпионатта осталыгын күрсәтте.
Ярышлар башланганчы, балалар төрле остаханәләрдә, фәнни күргәзмәләрдә катнашты. «Акыллы Уеннар» программасының цифрлы кушымтасы белән танышты. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, ТР Атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинованың «Актерлык осталыгы. Дәрес ул театр кебек» осталык дәресендә белемнәрен сынады.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat