3-4 июньдә Самара өлкәсендә Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең 72 нче утырышы уза. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Идел буе закон чыгаручыларының чираттагы очрашулары сериясен традицион рәвештә яшь парламентарийлар ачты.
Идел буе федераль округы төбәкләре закон чыгару җыелышлары карамагындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең бүген Самарада узган утырышында авыл җирлегендә эшләүче яшь белгечләргә ярдәм чараларын камилләштерү мәсьәләләре каралды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авылда эшләүче яшь белгечләргә ярдәм итү мәсьәләсе утырышта үзәк тема булды. Бер ел элек Фәрит Мөхәммәтшин Пермьдә шундый ук утырышта бу юнәлештә эшләүнең мөһимлеге турында сөйләгән иде. Нәкъ менә ул әлеге мәсьәләне округ дәрәҗәсендә карау инициативасы белән чыгыш ясады. Ул шулай яшь коллегаларыннан авыл яшьләренә ярдәм итү юнәлешләре, югары уку йортларында һәм урта махсус уку йортларында укыганнан соң яшь белгечләр туган авылларына кайтсын өчен шартлар тудыру юлларын җентекләп анализлауны сорады.
«Идел буе федераль округының Яшьләр парламентлары бу эшкә актив кушылды, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашканда, – инициативалар шактый күп, әмма алга таба реаль гамәлләр кирәк. Инициативаларның бер өлеше федераль дәрәҗәдә карауны таләп итә».
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген, кызганыч, авыл халкы саны кими, авыллар «картая». Әмма биредә иң яхшы кадрлар эшли. Моннан тыш, нәкъ менә авылда бу территорияләрдә яшәүче халыкларның мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре яхшырак саклана.
Татарстанда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, агробизнеска ярдәм итү мәсьәләләре турында традицион зона киңәшмәләре кысаларында актив фикер алышулар бара.
Хәзерге вакытта авыл җирлегендә квалификацияле белгечләргә кытлык бар. Бигрәк тә бу агросәнәгать комплекслары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсенә кагыла. Иң зур кытлык тракторчылар һәм механизаторларга. Шул сәбәпле Идел буе Яшьләр парламентлары ассоциациясе әгъзалары Россия авыл хуҗалыгы министрына тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә планлаштыра. Тәкъдим үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукы өчен имтихан тапшыру һәм тракторчы-машинист таныклыгы алу яшен киметү өлешендә федераль законнарга үзгәрешләр кертүне күздә тотачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat