Ялгышуга илткән ашыгу. Авария очраклары арта

«Ашыккан ашка пешкән» дигән мәкальне юлда йөрүчеләр дә онытырга тиеш түгел. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов әйтүенчә, ашыгу – юлларда вакытсыз өзелгән гомерләрнең төп сәбәбе. Юл фаҗигаләрендә кем һәм нәрсә гаепле?

Соңгы арада республика юлларында куркыныч очраклар турында еш ишетәбез. Көн тудымы, Татарстанның әле бер, әле икенче районында юл фаҗигасе килеп чыгу турында хәбәр алабыз. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы китергән куркыныч саннар да моңа дәлил.
(акцент) 2024 елның биш аенда 1044 авария булган. Узган ел белән чагыштырганда, юлларда үлүчеләр саны арткан. Бу елның биш аенда юл-транспорт һәлакәтләрендә 109 кешенең гомере өзелә. Бу – былтыргыдан 25 кешегә күбрәк. 1263 кешегә зыян килә.
Аварияләрнең күбесе каршы якка чыгу аркасында килеп чыккан. Шушы арада Баулы, Мөслим, Зәй, Бөгелмә районнарында булган канлы фаҗигаләрнең сәбәбе инде бу.
Икенче сәбәп – машина белән исерек килеш идарә итү. 46 авария шуның аркасында килеп чыккан. Фаҗига 10 кешенең гомерен өзгән, 59 кеше зыян күргән.
– Хәмер эчкән килеш машинага утырмагыз дип бер генә әйтүебез түгел. Елның елында аварияләрдә үлүчеләр, зыян күрүчеләр кими, дибез. Әмма соңгы арада булган вакыйгалар киресен дәлилли. Машина йөртүчеләр һаман да эчкән килеш руль тота. Иң аянычы – моны якын кешеләре дә белеп тора бит! Алар, йоклап китә күрмәсен, дип борчыла, тик, нишләптер, эчкән килеш машинага утырма, дими, – дип гаҗәпләнүен яшермәде Рөстәм Гарипов. – Казанда булган очракны әйтеп китим. Берәү каршеринг яллап, кәеф-сафа корып, улы тууын билгеләп үтмәкче булган. Авариягә эләгеп, машина йөртүче урында ук җан бирә. Берәү туды, берәү үлде… Бу хакта сөйләү дә аяныч!
Машинада куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрү дә фаҗигагә китерә. Рөстәм Гарипов сүзләренчә, быел шул сәбәпле 19 авария очрагы теркәлгән. 13 кешенең гомере өзелгән, 23 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
– Без очрашкан саен моны әйтәбез бугай инде. Каеш эләктермичә йөрүне берничек аңлата алмыйм мин. Каеш гомерне саклап калырга ярдәм итә, каеш эләктереп йөрергә кирәк, – дип басым ясап әйтте ул. Сүз уңаеннан, моны тикшерү өчен махсус рейдлар оештырылачак.
Ашыкмагыз, эчкән һәм арыган килеш машина йөртергә алынмагыз, кагыйдәләрне санга сукмыйча, бигрәк тә каеш эләктерүгә салкын карап йөрмәгез! Рөстәм Гариповның халыкка төп мөрәҗәгате шул иде.
Бала-чагага карата бигрәк тә уяу булырга кирәк. Иң аянычы – яшьли өзелгән гомерләр. Статистикага күз салсаң, 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 5 бала юл фаҗигасендә җан бирә. Аның икесе пассажир булса, өчесе – җәяүлеләр.
Хәзер – ял чоры. Ата-аналарга балаларының башына барып җитәрлек итеп юл хәрәкәте кагыйдәләрен, нәрсә ярый, нәрсә юк икәнен җиткерергә кирәген әйтте Рөстәм Гарипов. Җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч булырга тиешлеген дә онытмаска. Балаларга «үлем уенчыгы» саналган «зурлар» техникасын (мәсәлән, мотоцикл) алып бирмәскә дә киңәш итте.
– Сатып алсагыз да, гомуми кулланышта булган юлларда йөрер өчен түгел инде. Машина йөртү таныклыгы, махсус кием булырга тиеш, – дип өстәде Рөстәм Гарипов. – Кызганыч, кеше кагыйдә бозудан туктамый. Алдарак әйтеп киткән барлык кагыйдәләр турында да беренче генә сөйләмибез югыйсә. Әллә без кешенең аңына барып җитә алмыйбыз, әллә безне ишетергә теләмиләр… Шулай да, күбрәк сөйлик, күрсәтик, уйланырга этәрик.

 

Кызганыч, соңгы арада мотоциклда йөрүчеләр катнашындагы аварияләр турында еш ишетергә туры килә. Хокук сакчылары китергән статистикага күз салсаң, быел мотоциклда йөрүчеләр катнашында 39 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда биш кешенең гомере өзелгән, 35 кеше җәрәхәтләнгән.

25 майда Югары Ослан районында 29 яшьлек BMW мотоциклы йөртүчесе, тизлекне арттырып, «тимер ат» иярләгән башка иптәшләре белән бәрелеште. Бу фаҗига өч кешенең гомерен вакытсыз өзде…
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов мототранспорт белән идарә итү кагыйдәләрен искә төшерде.

– Мопед, скутер белән 16 яшьтән идарә итәргә ярый. «М» категорияле транспорт йөртү таныклыгы кирәк. Зур мотоциклларга исә 18 яшьтән, «А» категорияле йөртү таныклыгы булганда гына утырырга ярый, – диде ул. Кагыйдәләрне санга сукмаган очракта, 16 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә машина йөртү таныклыгы булмыйча транспорт чаралары белән идарә иткән өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.


Фикер өстәү


9790