БРИКС уеннарына билетлар бетеп бара

БРИКС Уеннарына спортның җиде төре буенча финал очрашуларына билетлар инде сатылып беткән. Сүз бадминтон, бокс, өстәл теннисы, суга сикерү, синхрон йөзү, спорт һәм нәфис гимнастика турында бара. Нәкъ менә әлеге спорт төрләренә карата кызыксыну зур, ди оештыручылар.

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов әйтүенчә, БРИКС Уеннары бу елның февраль – мартында республикада узган Киләчәк Уеннарын да уздырган. Ул вакытта халыкара ярышлар башланырга ике атна кала «Роботлар көрәше» һәм «Dota2» финал уеннарына билетлар сатылып беткән иде. «БРИКС Уеннарына билетларны 50 көн алдан сата башладык. 100 мең чамасы билетның ун проценты диярлек беренче көннәрдә үк сатылып бетте. Уеннарның рәсми ачылыш тантанасына ике атна вакыт бар, ә җиде спорт төре буенча финал уеннарына билетлар инде юк», – дигән ул. Җанатарларга уңайлы булсын өчен, ярышлар турында бөтен мәгълүмат тупланган махсус кушымта да бар. Билетларны уеннарның рәсми сайтында һәм «kassir.ru»да сатып алырга мөмкин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү