Рөстәм Миңнеханов «ИнноПарк» технопаркында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм шәһәр мэры Руслан Шаһалиев озатуында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иннополиска эш сәфәре кысаларында югары технологияләр өлкәсендәге «ИнноПарк» технопаркында булды.

Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, Иннополис программа тәэминатын эшләүгә өстәп, җитештерү юнәлешендә алга таба үсешен дәвам итә. «ИнноПарк» технопаркында бүген 26 компания эшли. «ИнноПарк» беренче булып Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының югары технологияләр өлкәсендәге Россия технопарклары реестрына керде һәм объект төзелешенә чыгымнарны каплау Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1119 номерлы карары буенча башкарыла.

«Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов сәнәгать мәйданчыкларын һәм югары технологияле җитештерүләрне үстерү – махсус икътисадый зонаның төп бурычларының берсе, дип билгеләп үтте. Технопаркның мәйданы 12 мең 596 кв. м тәшкил итә, шуларның 10 мең кв. метрдан артыгы — җитештерү. Ярты ел эчендә ул тулысынча тулган. Бу — робототехника, электроника, БПЛА, аддитив технологияләр, төзелешне автоматлаштыру, электрон җайланмалар өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен мәйданчык.

Аннары Татарстан Рәисе Иннополис университетының индустриаль үзәкләренең инновацион продуктлары белән танышты. Яңа лаборатория-шоурум «Индустрия 4.0» «Иннопарк»та алдынгы инженерлык мәктәбе базасында технологияләрне күрсәтү һәм популярлаштыру, студентларны укыту һәм әзерләү үзәге буларак, ә алга таба сәнәгать предприятиеләре, ИТ-компанияләр һәм эшләүчеләр өчен кадрлар буларак булдырылган. 340 кв. м. мәйданда роботлар, пилотсыз очу аппаратлары һәм цифрлы проектлар стендлары үрнәк итеп куелган. Экспозицияне алдынгы инженерлык мәктәбе җитәкчесе, Иннополис университеты директоры урынбасары Искәндәр Бариев тәкъдим итте.

Күргәзмәдә Иннополис университетының пилотсыз авиация системалары үзәге проектлары тәкъдим ителгән: сәнәгать объектларын инспекцияләү, территорияләрне мониторинглау һәм аэро илтеп җмиткерү өчен вертикаль күтәрелү һәм утырту самолеты InnoVtol-3; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү өчен дрон робототехника үзәге 4.0 киңлегендә мозаика җыючы робот, роботлар белән эшләү буенча VR-тренажер, роботларны дистанцион идарә итү өчен Haptic аша робока идарә итү системасы, җитештерү процессларын автоматлаштыру өчен мобиль платформа кебек эшләнмәләрне тәкъдим итә. Иннополис университетының пилотсыз технологияләр үзәге экспонаты булып пилотсыз транспорт белән идарә итү пункты тора.

Күргәзмә залының бер стенасында Иннополис университетының интеллектуаль эшчәнлеге нәтиҗәләрен дәүләт теркәве турында 739 таныклык белән инсталляция күрсәтелә. Бу РИДларның барысы да ИТ-югары уку йортының технологияләр трансферы тармакара үзәге тарафыннан теркәлгән.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисадый зонасы һәм Иннополис университеты резидентларының җитештерү мәйданчыкларын карады һәм аларның эшчәнлеге белән танышты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү