Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иннополиста яңа торак комплексы «Ю кварталыны»ның беренче йортларын карады.
ТК П-рәвешендәге йорттан һәм ике урбан-вилладан – барысы хәзерге заман материалларыннан эшләнгән һәм уйланылган планлаштырудан торган 275 фатирдан гыйбарәт. Комплекс территориясенең 80%ы яшелләндерелгән, балалар өчен һәм спорт мәйданчыклары, ял итү зоналары каралган. Шәһәр зурая барган саен, кирәкле инфраструктура якынрак булачак – «Ю кварталы» эчендә мәктәп балалар бакчасы төзелә.
Рөстәм Миңнеханов фатирларны, җир асты парковкасын карап чыкты һәм янәшәдәге территориянең төзекләндерелүен бәяләде.
Искәртәбез, торак микрорайоны 2021 елда төзелә башлаган. «Ю кварталы» торак комплексы проектына барлыгы гомуми мәйданы 406 мең кв. м булган 11 төзелеш чираты керә. Бүгенгә беренче чираты тәмамланган. Хәзер өлеш кертүчеләр тарафыннан фатирлар кабул ителә һәм ачкычларны тапшыру әзерләнә.
Татарстан Рәисен ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, шәһәр мэры Руслан Шаһгалиев, «Иннополис» МИЗ генераль диреторы Ренат Хәлимов һәм «Иннополис 2024» ҖЧҖ ЗС директоры Николай Никифоров озата йөрде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat