Рөстәм Миңнеханов Иннополиста «Росатом» үзәген ачуда катнашты

«Росатом» дәүләт корпорациясе «Иннополис» мәгълүмат эшкәртү үзәгенең беренче чиратын эшләтеп җибәрде. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев катнашты. 

Яңа мәгълүмат үзәге мәгълүмат технологияләре һәм цифрлы икътисад үсешен тәэмин итүче инфраструктураның төп элементы булачак. Үзәк икътисадның төрле тармаклары, шул исәптән дәүләт секторы, бизнес һәм фән өчен мәгълүмат саклау һәм эшкәртү хезмәтләре күрсәтәчәк.

«Бу бөтен ил өчен мөһим вакыйга. Без мәгълүмат эшкәртү һәм саклау үзәген ачабыз. «Росатом» дәүләт корпорациясе тарафыннан гамәлгә ашырылган зур проект. Бу Идел буе федераль округында иң зур дата-үзәк. Яңа үзәк өчен технологик хәл ителешләр импортны алмаштыру стратегиясен исәпкә алып эшләнгән һәм иң заманча ышанычлылык һәм куркынычсызлык стандартларына туры килә. Татарстанга ышаныч һәм „Иннополис“ МИЗ мәгълүматларны эшкәртү үзәген төзү өчен мәйданчык итеп сайлавы өчен рәхмәт белдерәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Төп технологик җайланмалар Россиядә проектлана һәм җитештерелә. Бу мәгълүматны ышанычлы саклауны һәм ресурсларны нәтиҗәле куллануны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Үз цифрлы хәл ителешләрен булдыру һәм ЦОДлар кебек эре ИТ-инфраструктура объектларын төзү дәүләт корпорациясенә мөһим дәүләт һәм тармак мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә, шулай ук «Росатом»ның глобаль технологик лидер буларак позицияләрен ныгыта. Без критик мәгълүмат инфраструктурасының эшләвен тәэмин итүгә зур игътибар бирәбез, аның өчен ышанычлы нигез кирәк — геологик бүленгән һәм катастрофага чыдам ЦОДлар челтәре. Яңа дата-үзәк ачу — Россия Президенты куйган илнең технологик суверенитетына ирешү максатына чираттагы һәм бик мөһим адым», — дип билгеләп үтте Алексей Лихачев.

Яңа мәгълүмат үзәге өчен технологик хәл ителешләр импортны алмаштыру стратегиясен исәпкә алып эшләнгән һәм Tier III дәрәҗәсендәге Uptime Institute стандартларына туры килә. Беренче чират 1000 урынга исәпләнгән, икенче чират эшләтеп җибәргәннән соң аларның саны ике тапкыр артачак, ә гомуми куәте 16 МВт тәшкил итәчәк. Яңа ЦОДның мәйданы 23 мең квадрат метрдан артып китәчәк. Объектны файдалануга тапшыру яңа эш урыннары булдыруга, төбәккә инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итәчәк, шулай ук ИТ-тармак үсешен һәм бу өлкәдә эшләүче предприятиеләрнең конкурентлыкка сәләтлелеген арттыруны стимуллаштырачак.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән «Росатом» дәүләт корпорациясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.


Фикер өстәү


9790