Рөстәм Миңнеханов Галиҗанәп Әмир Шаһзадә Төрки Әл Фәйсал белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әмир Фәйсал исемендәге Ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Галиҗанәп Әмир Шаһзадә Төрки Әл Фәйсал белән очрашты. Ул Татарстанга Россия Федерациясенә сәфәре кысаларында килде.

Казан Кремлендә узган очрашуда башта Рөстәм Миңнеханов Шаһзадә Төрки Әл Фәйсал белән эш кабинетында әңгәмә корды, Галиҗанәп Әмир шулай ук Казан Кремленең Мактаулы кунаклары китабында язма калдырды.
Аннары киңәйтелгән составта очрашу узды. Рөстәм Миңнеханов Шаһзадәгә Россия Федерациясенә визиты барышында Татарстан Республикасына килгәне өчен рәхмәт белдерде. «Хәзерге катлаулы халыкара шартларда сезнең визит аерым әһәмияткә ия, — дип ассызыклады ул. – Согуд Гарәбстаны – Россиянең мөһим партнеры. Бездә барлык юнәлешләр буенча диярлек мөнәсәбәтләр үсә. Безнең ил җитәкчелеге даими рәвештә очрашулар һәм телефоннан сөйләшүләр алып бара. Бездә сәяси хезмәттәшлек өлкәсендә, икътисадта, гуманитар өлкәләрдә тотрыклы, бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов аерым билгеләп үткәнчә, мондый мөнәсәбәтләр – Согуд Гарәбстаны Әмире Галиҗанәп Ике Изге урын сакчысы Сәлмән бин Габдел Газиз Әл Саудның акыллы сәясәте нәтиҗәсе. «Сездән аңа тирән хөрмәтебезне һәм иң яхшы теләкләребезне җиткерүегезне сорар идем», – диде ул, Шаһзадә Төрки Әл Фәйсалга мөрәҗәгать итеп.
Мәскәү һәм Әр-Рияд халыкара һәм төбәк проблемаларының киң колачы буенча охшаш позицияләрне, шулай ук конфликтлы ситуацияләрне җайга салуга һәм янауларга каршы торуга омтылуны якынайта, дип искәртте Татарстан Рәисе.
«2026 елда безнең дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 100 ел тула. СССР бәйсез Согуд Гарәбстанын таныган беренче ил була. Нигез салучы Әмир Габдел Газизгә Россия Хөкүмәте тарафыннан Согуд Гарәбстанын яңа оешкан дәүләт буларак тану турындагы нота тапшырган беренче дипломат – безнең ватандашыбыз, татар, Хиҗаздагы Россия консулы Кәрим Габдеррәүф улы Хәкимов», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
«Мин даими рәвештә Согуд Гарәбстанына барам, соңгы тапкыр Җиддәдә булдым», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук 2021 елда Җиддәдә узган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең эчтәлекле утырышы өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча шушы Төркемне җитәкли, һәм бүген Төркем үз илләрендә абруйлы һәм йогынтылы иҗтимагый-сәяси эшлеклеләр, эшлекле даирәләр, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре һәм руханилар дәрәҗәсендә консультацияләр өчен мәйданчык булып тора.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов кунакка визиты өчен рәхмәт белдерде һәм Согуд Гарәбстаны Мәмәләкәте белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү омтылышында ышандыч белдерде.
Әмир Фәйсал исемендәге Ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Галиҗанәп Әмир Шаһзадә Төрки Әл Фәйсал Казанга үз гаиләсен, шулай ук Ислам тикшеренүләре үзәге делегациясен алып килүен хәбәр итте. Ул Татарстанда күрсәткән җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Без бу шәһәрнең матурлыгыннан һәм сезнең халыкның җылысыннан ләззәт алабыз, – диде ул. – Безне кадерле дуслар кебек каршы алалар. Россияне һәм Согуд Гарәбстанын күп еллар дәвамында булган мөнәсәбәтләр бәйли. Һәм СССРның 20 нче елларда илебезне таныган беренче ил булуы – бу фактны Согуд Гарәбстанында бик яхшы беләләр һәм хәтерлиләр», – диде Шаһзадә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү