Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсенә сәфәр кыла

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Ульяновск өлкәсенә килде.

Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских белән берлектә Рөстәм Миңнеханов берничә сәнәгать предприятиесендә һәм социаль учреждениеләрдә булды.

Татарстан делегациясе «Ульяновское конструкторское бюро приборостроения», «Автодом» предприятиеләрендә, Ульяновск автомобиль заводында, СВОда катнашучыларның тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән танышты.

Эш сәфәре кысасында Рөстәм Миңнеханов «Лайли Джамал» мәчетен ачу тантанасында да катнашачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү