Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Самарада узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Утырышта инновацияле эшчәнлеккә ярдәм итү, шулай ук урындагы мәсьәләләрне хәл иткәндә халык белән эшләү турында фикер алыштылар.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә теге яки бу мәсьәләне хәл иткәндә халык белән бергә эшләүнең төрле алымнары бар. Нәтиҗәдә кешеләрнең дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына ышанычы арта. Әмма бу юнәлештә башкарасы эшләр байтак әле.

Татарстан күп тапкыр алдынгы төбәкләр арасында аталды. Әйтик, Игорь Буренков үзара салым программасына аерым тукталды. Узган ел гына республикада үзара салым программасы кысасында 350 млн сумнан артык акча җыелган. Моңа республика бюджетыннан 1,3 млрд сумнан артык акча өстәлгән. Билгеле булганча, әлеге программа 2013 елдан бирле гамәлдә. 10 ел эчендә халыктан 2,3 млрд сумнан артык акча җыелган. Шуңа республика бюджетыннан тагын 9,3 млрд сум өстәлгән. Бу акчага юллар, торак пунктлар эчендә күперләр төзелә һәм ремонтлана, авыл торак пунктларын су белән тәэмин итү һәм яктырту буенча эшләр башкарыла, территорияләр, сулыклар һәм чишмәләр төзекләндерелә.

Идел буе закон чыгаручылары инновацияле эшчәнлеккә ярдәм итү мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Игорь Буренков, технологик лидерлыкның Россия Президенты Указында билгеләнгән илкүләм максатларның берсе булганын искә төшерде. Татарстанда инновацияле эшчәнлеккә дәүләт ярдәме мәсьәләләре күп очракта салым ташламалары һәм преференцияләр бирү аша закон дәрәҗәсендә җайга салынган. Хәзерге вакытта республикада 770тән артык оешма инновацияле эшчәнлек алып бара.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, утырышта күтәрелгән мәсьәләләр буенча Татарстанның тәҗрибәсе мөһим. «Республиканың халык белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен уңай бәяләделәр. Әлеге юнәлешләрдән тыш, без сайлаучылар белән очрашулар үткәрәбез, наказларны гамәлгә ашырабыз. Бу эшне системалаштырырга һәм контрольне көчәйтергә кирәк. Минемчә, субъектларда булган һәр тәҗрибәне үзебезнең республикада кулланырга мөмкин».

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү