Чәчкәнне үстерәсе калды

Күпчелек районнарда язгы кыр эшләре төгәлләнде, калганнарда да эшләр ахырына якынлашып килә. Чәчү эшләрен төгәлләгәннәр инде терлек азыгы әзерләүгә кереште. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 3 июньгә булган мәгълүматлары буенча, республикада 1739,9 мең гектарда язгы культуралар чәчелгән. Быелгы салкын яз кыр эшләренә нинди төзәтмәләр керткән? Без шул хакта белештек.

Тәтеш районында эшләр тәмамланганга ике атналап чамасы вакыт узган. Тик көннәрнең салкын торуы культуралар үсешенә үз кагыйдәләрен керткән.

– Бер ел икенчесен кабатламый. Быел, әйтик, кабаттан салкыннар белән сыналдык. Алар кире кайту сәбәпле, көзге бодайның 2600 гектар мәйдандагысын кабаттан чәчәргә туры килде. Беренче чәчкән чөгендерләрне дә кырау сукты. Аларны да тиз арада кабаттан чәчәргә туры килде. Бу, әлбәттә, өстәмә вакыт, мәшәкать һәм акча дигән сүз. Аннан соң бер этапны башкарып чыкмыйча, икенчесенә тотынып булмады, шунлыктан кайбер эшләр тоткарланды, – ди Тәтеш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Садриев.

Идарә җитәкчесе әйтүенчә, районда яшь һәм өлкән буын арасында тәҗрибә уртаклашуга зур игътибар бирелә. Әйтик, узган атнада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җыелышып, уңышлары белән уртаклашкан, яңалыклары белән бүлешкән.

Арча районында бөртеклеләрне чәчү 31 май көнне тәмамланган. Әлеге вакытта бәрәңге утырту мәшәкатьләре генә калган, алары да бүген-иртәгә төгәлләнергә тиеш.

– Быелгы яз артык үзгәрешләр кертте, дип әйтмәс идем, иң мөһиме  техника төзек, белгечләр, механизаторлар бар. Алар эшләрен, технологияләрне, чәчү срокларын беләләр, – ди районның идарә җитәкчесе Айрат Хәбиров. – Яңгырлар яву аркасында гына  эшләр берничә көнгә сузылды. Ләкин анысы да бик кирәк иде, бер тамчысын да күпсенмибез. Безнең район өчен салкыннарның зыянга караганда файдасы күбрәк булды, дип уйлыйм. Уҗымнарның тамыр системасы ныгыды, бөҗәкләр басылып торды. Күпьеллык үләннәр бераз стресс кичерде, әлбәттә, ләкин көннәр җылыту белән алар да көчәеп үсеп киттеләр.

Хәзерге вакытта районда терлек азыгы әзерләүгә керешкәннәр. 1 июньнән «Возрождение» хуҗалыгы көзге арыштан сенаж сала башлаган.

– Туфракта дым җитәрлек, әле ике көн элек яңгырлар явып китте, бу да бик яхшы булды. Дөрес, район буенча караганда, явым-төшем төрле җиргә төрлечә эләкте: 3–15 мм. Өске катлам дымы белән аскы катлам дымы тоташты, анысы яхшы, – диде Айрат Хәбиров.

Мөслим районында да язгы кыр эшләре 1 июньгә тәмамланган.

– 56 мең гектар мәйданда чәчеләсе культуралар чәчелде, саклану чаралары, тәрбия эшләре башкарылды. Җиргә чәчтек, хәзер инде күзләр күккә төбәлгән: яңгыр көтәбез. Бездә соңгы тапкыр яңгырлар берничә атна элек булган иде. Бүген көннәр кыздыра, туфрак коры, дым запасы юк дәрәҗәсендә, чөнки басуларда җир ярыла башлады. Бу көннәрдә яңгыр явып узса, бик яхшы булыр, барлык ашламалар эшләп китәр иде, – диде идарә җитәкчесе Ренат Вәлиев.

Быел районда яңа төрле культураларны да сынап карарга булганнар. Әйтик, яңа тәҗрибә буларак, 2000 гектарда җитен һәм 380 гектарда  җитештерүдә кулланыла торган киндер чәчкәннәр.

– Суыкларга килгәндә, алар районда бер атна тирәсе торды. Шушы көннәрдә 1124 гектар мәйдандагы рапс культурасын бозып, кире чәчеп ятабыз. Салкыннарның калган культураларга да тәэсире булды, тик алай ук зур зыян салмады, кабат чәчәргә туры килмәде. Шулай да уңдырышлылыкка үзен сиздерми калмас, дип уйлыйбыз, – диде Ренат Вәлиев.

Чәчеп үстергәннең кадерен дә беләсе иде. «Яшүсмерләр иген кырларыннан мотоцикл, мопедлар белән җилдерә. Безгә, шушы хезмәткә үз өлешен керткәннәргә, моны күрү бер дә рәхәт түгел. Газета битләрендә шул хакта да искәртеп язсагыз иде», – дип шалтыраттылар бер көнне Саба районыннан.

Татарстанның Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов сүзләренчә, бу күренеш ара-тирә күзәтелсә дә, күпчелеккә хас түгел.

– Ашлык өстеннән транспорт йөрү аның үсешен тоткарлый, сыйфатына да йогынты ясый. Ләкин Татарстанда моның өчен штраф салу очраклары юк. Монда зурларга аеруча игътибарлы һәм уяу булырга туры килә. Балаларга кисәтү ясарга да кыенсынмаска кирәк, – диде ул.


Фикер өстәү