Быел барлыгы 400ләп Сабан туе узачак

Быел Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә барлыгы 400ләп Сабан туе узачак. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Сабан туе татарлар яшәүче 39 илдә һәм Россиянең 62 төбәгендә узачак. “Безнең төп бурыч – бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә оештыру гына түгел, традицияләргә тугрылыкны саклау, аның тарихи асылын күрсәтү. Ә берәүгә дә сер түгел, без ул асылны югалткан идек”, – диде министр.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров сүзләренчә, асылда бу сан бермә-бер күбрәк. “Без инде аны 400дән артык Сабан туе дип әйтәбез, ләкин, асылда, бу сан бермә-бер күбрәк. Барысын санасаң, меңгә туладыр. Санкцияләргә, дөньядагы геополитик вазгыятькә карамастан, милли бәйрәмебез дөньяның төрле почмакларында узачак! Алай гына да түгел, аның чыгымнарын да, оештыру эшләрен дә кабул итүче яклар күтәрәчәк”, – диде Данис Шакиров.

Быел Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь краендагы Барда районында, ә Федераль Сабан туе Мари Эль Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә узар дип көтелә. Милләттәшләребезне Калининград шәһәрендә узачак Балтыйк Сабан туе, Омск шәһәрендә узачак Иртыш Сабан туе, Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә Халыкара Шахтерлар Сабан туенда да көтеп калалар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү