Милли чараларның асылына барып җитә алырбызмы?

Җәй җитте исә, җырларда җырланганча, «уйнап-көлеп, җырлап-биеп» бәйрәм итүләр чоры башлана. Милләтләргә бай республика булгач, бәйрәмнәр күп – өлгер генә. Бәйрәмнәрнең милли асылын театральләштерелгән тамашага гына сыйдырып буламы? Авыл Сабан туйларының яме – популяр артист килеп китүдәме? Хөкүмәт йортында узган брифингта әнә шул хакта сөйләштеләр.

Бернигә дә карамый

Мәгънә, эчтәлек, сыйфат турында сөйләшүгә күчкәнче, саннарга тукталыйк. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров та сүзен шуннан башлады.

– Быел Сабан туе татарлар яшәүче 39 илдә һәм Россиянең 62 төбәгендә узачак. Без инде аны 400дән артык Сабан туе дип әйтәбез, ләкин, асылда, бу сан бермә-бер күбрәк. Барысын санасаң, меңгә туладыр, – диде ул. – Санкцияләргә, дөньядагы геополитик вазгыятькә карамастан, милли бәйрәмебез дөньяның төрле почмакларында узачак! Алай гына да түгел, аның чыгымнарын да, оештыру эшләрен дә кабул итүче яклар күтәрәчәк.

Быел Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь краендагы Барда районында, ә Федераль Сабан туе Мари Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә узар дип көтелә. Милләттәшләребезне Калининград шәһәрендә узачак Балтыйк Сабан туе, Омск шәһәрендә узачак Иртыш Сабан туе, Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә Халыкара Шахтерлар Сабан туенда да көтеп калалар.

Калфагыңны барлый тор

Башкалада Сабан туе, һәрвакыттагыча, өч урында – Тынычлык, Дәрвишләр бистәләре һәм Аккош күлендә узачак. 23е үтәчәк бәйрәмгә 21 июньдә бирнә җыярга ниятлиләр.

Узган ел Казан Сабан туеның театральләштерелгән кереш өлеше берәүләрне сокландырды, икенчеләргә тәнкыйть өчен җирлек булды. Ничек кенә булса да, оештыручылар аның өчен җавап бирә торган иҗат төркемен үзгәртмәскә булган: сценарийны – Рүзәл Мөхәммәтшин, көйләрне Алмаз Әсхәдуллин язачак, режиссер – Айдар Җаббаров, хореограф  Чулпан Закирова булачак.

– Без узган елгы театральләштерелгән прологны дәвам итеп, быел да борынгы тарихыбызга – Болгар чорына мөрәҗәгать итәргә булдык. Рүзәл ярты ел буе тарихи материалларны барлады, ныклап әзерләнде. Без тарихи фактларга нигезләнеп эшлибез, әмма ул барыбер дә авторлык уйдырмасы булачак, – дип, бераз гына серләрне ачты Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Елдагыча, Казанда узачак бәйрәмгә һәр район тематик ишегалды әзерләячәк. Узган ел ул ишегалларында, күнегелгәнчә, электрон музыка түгел, гармун-баян тавышлары яңгырап торды, бер почмакта милли ризыклар әзерләргә өйрәттеләр, теләгән кешеләр милли ярышларда катнаша алды. Быел районнар нинди кызыклар әзерләр – барып күрербез. Сүз уңаеннан, узган ел Казан Сабан туена милли киемнән килергә киңәш ителгән иде. Кунакларга милли бизәкле изү һәм кулъяулык та тараттылар. Быел да бу киңәшне истә тотасы! Калфак-түбәтәй киеп булса да, бәйрәмгә милли бәйрәмчә киләсе.

Төп кунак – артист түгел

Зур шәһәрләрдәге, федераль дәрәҗәдәге Сабан туйлары тиешенчә үтәр, берничә ел тырышсалар, бәлки, бәйрәмнең тарихи асылына да барып җитә алырлар. Ә авыллар нишләр? Дүртәр, бишәр, алтышар нульле суммага килеп җырлап киткән артистларга карап утырырмы? Күп авылларда хәтта көрәш тә узмый, гәрчә асылда Сабан туе авыл бәйрәме булса да. Бу мәсьәлә кем карамагында? «ВТ» журналистының бу соравына төгәл җавап бирүче булмады. Кызганыч, мәдәният министры да башка киңәшмәгә ашыкты. Данис Шакиров исә Сабан туеннан тамаша ясау җәһәтеннән менә нәрсә диде:

– Сабан туеның төп билгесе – теге яисә бу зур артистның килүе түгел. Хәтта артистлар үзләре дә бу фикер белән килешәләр. Сәхнә тирәсендә генә тупланып, шушы артистларны тыңлап тора торган бәйрәм түгел ул. Билгеле, аның эчтәлеген бер-ике елда гына үзгәртә алмабыз. Әмма бу күренештән китәргә иде. Сабан туеның төп кунагы – артист түгел!

Аннан соң, Сабан туе шәп режиссер чакырып, шәп пролог ясау белән бетми бит әле. Әзрәк үткәнне чамалап карасак, безнең әби-бабаларыбыз аның ни икәнен дә белмәгәндер югыйсә. Бу бәйрәм милли уеннары, ярышлары белән үзенчәлекле. Баксаң, Татар мәдәни ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы белән бергәләп, ел саен режиссерлык курслары уздыра икән. Аларда милли уеннар, ярышлар аерым карала. Моннан тыш, районнарга методик әсбаплар да таратыла. Данис Шакиров сүзләренчә, милли ярышларның да асылын сакларга кирәк.

– Әйтик, чүлмәк ватканда пластмасс чиләк куеп булмый бит инде. Аның таягы да сәнәктән алынган таяк кына була алмый, – диде ул. – Аннан соң, милли ярышларны балалар мәйданчыгы итеп кенә кабул итмәсеннәр иде. Һәм, гомумән, Сабан туе – читтән күзәтә торган тамаша түгел, анда катнашырга кирәк.

Татарстанда милли бәйрәмнәр календаре

8–9 июнь – авылларда һәм район үзәкләрендә Сабан туе;

15 июнь – Чаллыда Сабан туе;

15 июнь – мари мәдәниятенең Семык бәйрәме (Мамадыш, Зур Шия);

23 июнь – Казанда Сабан туе;

29 июнь – удмурт мәдәниятенең Гырон Быдтон бәйрәме (Менделеевск, Яңабирде);

30 июнь – мордва мәдәниятенең Валда Шинясь бәйрәме (Тәтеш, Килдеш);

5 июль – славян мәдәниятенен Иван Купала бәйрәме (Яшел Үзән);

6 июль – чуаш мәдәниятенең Уяв бәйрәме (Әлки, Сихтермә);

13 июль – керәшен татарлары мәдәниятенең Питрау бәйрәме (Мамадыш, Җөри).

Фикер

Ирада Әюпова, Татарстанның мәдәният министры:

– Биш еллап элек без милли бәйрәмнәребезнең тарихи мәгънәсен кайтару эшен башладык. Минемчә, һәр бәйрәмнең үз мәгънәсе бар, һәм без аны җиткерергә, киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Төп бурыч – бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә оештыру гына түгел, традицияләргә тугрылыкны саклау, аның тарихи асылын күрсәтү. Ә берәүгә дә сер түгел, без ул асылны югалткан идек.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү