Татарстан мәчетләрендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырыла

Җәйге каникул чорында Татарстан мәчетләрендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырыла. Күркәм гадәт буенча белем бирү, танып белү һәм күңел ачу чаралары кысаларында сабыйлар өчен кызыклы программалар әзерләнгән. Ул әхлак һәм тәрбия, Ислам нигезләре, Коръән дәресләрен, шулай ук күңелле чаралар: шаян уеннар, бәйгеләр, сабантуйларны һ.б. үз эченә ала. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар өчен җәйге каникул ялларын оештыручы Казан һәм Татарстан мәчетләренең исемлеге белән Диния нәзарәте сайтында танышырга мөмкин. Анда күрсәтелгән адреслар буенча мәчетләргә мөрәҗәгать итеп яки телефон номерлары буенча шалтыратып, язылырга мөмкин, диелгән хәбәрдә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү