Татарстанда тамак авыртудан зарланучылар арткан

Тамак авырта, ютәл бетми… Соңгы арада күпләр шуннан зарлана. Даруханәләрдә дә – «урак өсте». Майның соңгы ун көнлегендә тамак авыртканнан кулланылган дарулар аеруча күп сатылган.

«Здравсити» маркетплейсы мәгълүматларына караганда, майның соңгы ун көнлегендә даруханә киштәләре шактый бушаган. Кыска гына вакыт эчендә республикада кышын вируслы авырулар котырган чордагы кадәр дару сатылган, бигрәк тә тамак авыртканда эчелә торган дару, спрейлар күп киткән.

Казанның 20 нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Диана Тимеркаева сүзләренә караганда, соңгы арада салкын тиеп авыручылар саны, дөрестән дә, сизелерлек арткан. Күпләр һаман да шул тамак авыртудан зарлана икән.

– ОРВИ очраклары арту, иң беренче чиратта, май аенда һава температурасының бер күтәрелеп, бер төшеп торуына бәйле. Көндез кояш кыздырса, кичен температура 8–10 градуска гына кала иде бит, – ди белгеч.

Игътибар иткәнсездер: соңгы арада җәйге ангина дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Диана Тимеркаева сүзләренә караганда, фәндә, дөрестән дә, андый төшенчә бар. Җәйге ангина да, нигездә, температураның кисәк үзгәрүе аркасында пәйда була икән. Табиб бу урында аеруча сак булырга чакыра.

(акцент) «Җәйге челләдә күпләр кондиционерлы бүлмәгә кереп суына, комлыкта ял итүчеләр кызынганнан соң салкын су керә. Күпләр шул сәбәпле авырый да. Җәйге ангина салкын су эчү, туңдырма ашау аркасында да пәйда булырга мөмкин. Иң куркынычы шул: вакытында дәваламасаң, ангинаның бу төре аянычлы нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Аерым алганда, ул йөрәк авырулары, ревматизм, артроз, отит, гайморит, синусит, пневмония кебек җитди чирләргә үк китерә ала. Шуңа күрә тамак авыртуга салкын карарга ярамый».

Май азагында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина республикада ОРВИ һәм грипп йоктыручыларның 37 процентка артуын хәбәр иткән иде. Коронавирус йоктыру очраклары исә кими бара. Соңгы бер атна эчендә Татарстанда 142 кеше ковид йоктырган. Бу, алдагы атна белән чагыштырганда, 4 процентка азрак. Башка вируслы авырулар гына чигенергә ашыкмый.

Казанның 10 нчы шәһәр балалар хастаханәсе баш табибы Лилия Мөхәммәтгатова сүзләренә караганда, балалар арасында ОРВИ белән авыручылар саны, киресенчә, кими бара икән.

– Соңгы арада безгә, нигездә, аллергиядән интеккән балалар килә. Тупыл мамыгына аллергиясе булганнарга бу көннәрдә аеруча авыр. Андый балаларның күбесе борын кычыту, борыннан агудан интегә, – ди ул.

Баш табиб җәйге чорда ата-аналарга аеруча уяу булырга киңәш итә. Кояш аеруча нык кыздырган көндезге сәгатьләрдә балаларны күләгәдә генә йөртергә, баш киемсез чыгармаска, көн дәвамында күбрәк чиста су эчерергә онытмасыннар иде, ди ул.

– Җәйге чорда эчәк инфекциясе дә тарала. Шуңа күрә урамнан кергәч баланың кулларын, битен яхшылап юуын контрольдә тотарга кирәк. Кондиционер эшләгән бүлмәдә озак тору да куркыныч. Туңарга, салкын су эчәргә дә ярамый, – ди баш табиб. – Күп кенә балалар тиздән җәйге лагерьга китәчәк. Аларга талпаннан саклану кагыйдәләрен дә өйрәтеп җибәрү артык булмас. Урман-полосаларда йөргәндә баш киемен онытмаска, бөтен тәнне каплап торган озын җиңле, озын балаклы кием кияргә, кайткач, тәнне яхшылап тикшерергә кирәк.

Саба районының Олы Шыңар авылы фельдшеры Рузилә Мөхәммәтова җәй башында салкын тиеп авыручылар саны артуны сезонлы күренеш дип атый. Соңгы арада авылда яшәүчеләр ютәлдән зарлана икән. Күпләр үтәли җилдә эшләп харап була, ди фельдшер. Балалар арасында да тамагы авыртучылар күп икән.

– Шушы чорда ел да күзәтелә торган хәл инде бу. Аны, уенын-чынын бергә кушып, «җәйге грипп» дип тә йөртәбез. Бездә күпләр ютәлдән зарлана, берничә кешедә пневмония ачыкланды. Шулай да бездә халык күпләп авырый, дип әйтә алмыйм, – ди фельдшер.

Табиб фикеренчә, җәйне тыныч уздырыйм дисәң, иң элек тамакны сакларга кирәк. Салкын сөт ризыклары ашау яки эчү аеруча куркыныч, дип кисәтә ул.

– Җәйге эсседә тамак турында уйлап тору юк инде ул. Әмма аны сакларга кирәк. Суыткычтан су алып эчәргә ярамый. Сөт ризыклары исә шундук тамакка бәрә. Бер стакан салкын сөт яки катыкның тәэсире җәй буена җитәргә мөмкин, – ди Рүзилә Мөхәммәтова.

 


Фикер өстәү