Кукмара терлекчеләре тәүлегенә 500 тонна сөт савып, яңа рекорд куйды

Район тарихында гына түгел, республикада күрелмәгән хәл. Узган атнада Кукмара терлекчеләре тәүлегенә 500 тонна сөт савып, яңа рекорд куйды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аларны зур җиңүләре белән котлап, телеграмма юллады.

«Кукмаралылар ел саен Татарстанның барлык терлекчеләренә максатчан һәм фидакарь эшнең искиткеч үрнәген күрсәтә. Сезнең югары профессионализм һәм җаваплы мөнәсәбәтне таләп итә торган авыр хезмәтегез аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Чираттагы олы нәтиҗәгә – сөт терлекчелеген үстерүгә һәм Татарстанның азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертүгә катнашы булган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм яраткан республика һәм ил файдасына яңа казанышлар телим», – диелә телеграммада.

Хәзерге вакытта Татарстанда тәүлегенә 5003,7 тонна сөт савалар. Республикада уртача алганда бер сыер тәүлегенә 23,4 кг сөт бирә. Кукмара терлекчеләре моңа кадәр дә сөт саву буенча алдынгылыкны бирмәде. Районда 16726 баш сыер бар. Бер сыердан савып алынган сөт күләме 29,9 килограммны тәшкил итә.

– Без, моңа, әлбәттә, шатбыз. Чөнки күп сөт ул – табыш, эш урыннары дигән сүз. Моңа максатчан килдек. Районда мөгезле эре терлек саны 45 меңгә җитте. Шуның 17 меңгә якыны – сыер. Ел саен районда яңа фермалар сафка баса. Быел – 3 мең, киләсе елда 4 һәм 3әр мең баш сыерга фермалар төзеячәкбез. Дөрес ашату, технологияләрне камилләштереп тору да көтелгән нәтиҗә бирә. Безнең терлекчеләр бик тырышып эшли. Аеруча «Вахит» һәм «Урал» хуҗалыклары алдынгы. «Вахит» хуҗалыгы – 140 тонна, «Урал»ның ике хуҗалыгы 110 тонна сөт сава, – диде районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин.

Бер сыердан савып алынган сөт күләме буенча

Иң алдынгы 10 район: Минзәлә, Мамадыш, Әтнә, Бөгелмә, Кукмара, Мөслим, Саба, Балтач, Алабуга, Чүпрәле.

Калышучы 10 район: Яңа Чишмә, Лаеш, Балык Бистәсе, Спас, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Апас, Ютазы, Югары Ослан, Менделеевск.

 

Район Бер сыердан савып алынган сөт күләме (килограммнарда) Тәүлек эчендә савып алынган сөт күләме (тоннада) 1 мартка булган сыер саны
Минзәлә 32,6 300,4 9217
Мамадыш 32,2 267,0 8300
Әтнә 31,9 307,9 9659
Бөгелмә 30,3 123,9 4086
Кукмара 29,9 500,6 16726
Мөслим 29,8 83,6 2807
Саба 28,1 320,0 11380
Балтач 27,3 389,4 14274
Алабуга 26,7 114,1 4280
Чүпрәле 25,0 71,0 2843
Менделеевск 16,7 30,8 1847
Югары Ослан 16,6 46,3 2787
Ютазы 16,4 53,7 3280
Апас 16,1 66,0 4092
Яшел Үзән 15,9 68,5 4318
Кама Тамагы 15,6 9,5 608
Спас 14,6 17,1 1172
Балык Бистәсе 14,5 42,1 2910
Лаеш 14,4 23,3 1615
Яңа Чишмә 14,2 32,0 2247

4 июньгә булган мәгълүматлар республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгыннан алынды.


Фикер өстәү