5 июньдә Казанның Киров районында күпкатлы йорт фатирында көмешкә куу аппараты шартлаган. Әле ярый, янгын чыкмый калган, бары тик фатирның тәрәзәсе генә коелып төшкән. Бу хакта “Татар-информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Куркыныч хәл Революция урамындагы 29нчы йортның 7нче катында килеп чыккан. Коткаручылар ачыклаганча, аппарат герметиклыгын югалту сәбәпле шартлаган. Инде әйткәнебезчә, фатир тәрәзәсе коелып төшкән. Стенага, күрше фатирларга зыян килмәгән. Бу вакытта өендә булган йорт хуҗасы да зыян күрмәгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat