Татарстанда үпкәдәге яман шешне беренче тапкыр тишеп кенә алганнар

Чаллының онкология диспансерында сырхауның үпкәсеннән яман шешне яңа технология буенча ике урыннан тишеп кенә алганнар. Бу хакта “Татар-информ” клиниканың матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“48 яшьлек ир-атка, ICG-технологиясеннән файдаланып, үпкәсенә операция ясалды, – дип аныклап үтелгән Чаллы онкодиспансерында.
Операцияне Чаллы хастаханәсендә Республика онкодиспансерының 1 нче онкология бүлеге мөдире Артур Гыйльметдинов ясаган. Табибка коллегасы – шулай ук Казаннан килгән онколог Динар Галимьянов булышкан. Операция 1,5 сәгать дәвам иткән.

“Бу – бик катлаулы операция. Онкологлар Кама Аланында яшәүче ир-атның уң як үпкәсендәге өске өлешендә барлыкка килгән шешне ике тишем аша кисеп алган. Нәтиҗәдә сырхауның сәламәт тукымасын максималь дәрәҗәдә саклап калуга ирешелгән. Яңа технология шешнең чикләрен төгәл билгеләү мөмкинлеге биргән. Технологиянең төп өстенлеге – тукыманың зыян килгән өлеше генә кисеп алына”, – дип билгеләп үтелгән хастаханәнең матбугат үзәгеннән.

Сырхау инде икенче көнне үк аягына баскан. Хәзер инде өенә чыгарга әзерләнә. Аның үпкәсендәге шеш эшендә профилактик тикшеренү узганда флюорография ярдәмендә табылган.
“Башта бик куркыныч булды, шөкер, операциядән соң җиңел сулап куйдым”, – дип сөйләп үткән үзенең халәтен бик катлаулы операция кичергән ир-ат.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү